Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган ишегалдын ачты

Татарстан һәм шәһәр көне уңаеннан, бүген Казанда республика программасы буенча Серов урамында 3 нче йортның яңартылган ишегалдын ачтылар. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин катнашты. Бу хакта «Татар-информ» яза. 

«Төзекләндерелгән ишегалдына килүләре күңелле. Без шәһәребез һәм республикабызның елдан-ел матурлануына омтылачакбыз», — диде республика җитәкчесе, халыкка мөрәҗәгать итеп.

Ул Казанның үзенең тышкы кыяфәте белән шәһәр халкы һәм предприятиеләр хезмәтенә бурычлы булуын билгеләп үтте һәм халыкны бәйрәм белән котлады.

«Иң мөһиме — булган нәрсәләр белән ләззәтләнә һәм сөенә алсагыз иде. Сезгә сәламәтлек, чәчәк ату телим һәм бар да яхшы булсын», — диде Миңнеханов.

Метшин билгеләп үткәнчә, быел республикада Татарстан Рәисе инициативасы белән гамәлгә ашырылучы программа нигезендә 1,8 мең ишегалды территориясе төзекләндерелгән. «Без сезнең янга эш башланганда килдек, аның барышын күрдек һәм контрольдә тоттык. Әмма иң төп тикшерүчеләр сез булдыгыз, моның өчен без сезгә рәхмәтле», — дип мөрәҗәгать итте йорт халкына Метшин.

Ул иҗтимагый киңлекләр, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау һәм төзү буенча халык тормышын уңай якка үзгәртүче күпсанлы программалар өчен Миңнехановка аерып рәхмәт белдерде.

«Аңлашыла ки, эшләнмәгәннең күләме кирәк булганнан һәрвакыт зуррак, әмма Казан олы адымнар белән уңай якка үзгәрә, моның өчен сезгә рәхмәт», — диде шәһәр мэры.

 


Фикер өстәү