Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елга бюджет проекты турында: “Җентекле һәм җитди эш башкардык”

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында 2024 елга һәм 2025-2026 еллар планлы чорына бюджет проекты икенче укылышта һәм тулысынча кабул ителде. Аны якын арада ук, имзалау өчен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка тапшырачаклар.

– Без җентекле һәм җитди эш башкардык, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың төп финанс документына бәйле башкарылган эшкә йомгак ясап. – Закон проектын барлык профиль комитетлары карап тикшерде.

Республика бюджетына бәйле документка 200 төзәтмә кертелгән булган. Шул исәптән, фикер алышу барышында 17 төзәтмә авторлары тарафыннан караудан алынган.


Фикер өстәү