Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев вафат. Аңа 69 яшь булган. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
«Мин тирән кайгы хисе белән хәбәр итәм, <…> үз халкының патриоты Илшат Газыйм улы Ганиев безнең арадан китте.» — дип язган ул.
Илшат Ганиев белән хушлашу көне һәм урыны соңрак билгеле булачак.
Илшат Ганиев алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре иде.