Татарстанда Гадәттән тыш хәл режимы кертергә җыеналар

Бу атнада Татарстанда корылык аркасында Гадәттән тыш хәл режимы кертергә планлаштыралар. Бу турыда журналистлар белән очрашу вакытында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

– Бу ел бик коры. Гомумән, һава торышы көн саен ниндидер сюрпризлар гына ясап тора: яз иртә килде, чәчүдән соң ук суыклар булды, аннан соң культуралар тишелеп чыккан соң, кабат кыраулар сукты. 50 мең гектар тирәсе культураны кабаттан чәчәргә туры килде. Яңгырлар бик аз яки бөтенләй булмавы ашлык культураларының уңдырышлылыгын бик нык киметә, – диде министр.

Ул тагын бер тапкыр июньдә 60 мм явым-төшем урынына нибары 15 мм гына яңгыр явуын искәртте. Марат Җәббаров фаразлавынча, быел республикада 3,7–3,8 млн тонна ашлык җыеп алырга ниятлиләр. Моннан тыш, 1 млн тоннадан артык узган елгы запаслар бар. Димәк, ашлык җитәргә тиеш.

Узган елда 2021 елдан 200-250 мең тонна ашлык күчкән иде. Бәлки узган елгы ашлык күп калу яхшыгадыр да, – диде ул.

Моннан тыш, министр терлек азыгы әзерләүдә авырлыклар барлыгын әйтте. Аеруча Азнакай, Ютазы, Баулы районнарына авырга туры килә. Башка төбәкләрдән азык алып кайту буенча сөйләшүләр бара. Моңа кадәр һавадагы һәм туфрактагы корылык берничә районда гына булса, бүгенгә күпчелек районда вазгыять катлаулы.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү