Рөстәм Миңнеханов Думаның Төзелеш комитеты башлыгы белән торак-коммуналь хуҗалыкны яңарту турында сөйләшкән

Очрашу РЕБУС-2023 форумы кысасында узган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Төзелеш комитеты башлыгы Сергей Пахомов белән торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча фикер алышкан. Очрашу РЕБУС-2023 форумы кысасында узган, дип хәбәр итә Рәиснең матбугат хезмәте.

Очрашу барышында төзелеш тармагын үстерү, бу өлкәдәге административ киртәләрне киметү, күпфатирлы йортлар белән идарә итү системасын яхшырту, торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре каралган.

РЕБУС-2023 форумы 3-4 июльдә уза. Чарада 15 илдән һәм Россиянең 50 төбәгеннән 2000 кеше катнаша.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе төзелеш барышында Казанның тарихи йөзен сакларга кушты.


Фикер өстәү