«Болгар радиосы»  картлар йортында хәйрия концертлары куйды

«Болгар радиосы» Буа, Апас, Тәтеш җирлегендә урнашкан картлар йортында булып кайтты.

Май башында «Болгар радиосы» хәйрия акциясен игълан итте. Һәрбер теләгән кеше картлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайларга гигиена кирәк-яракларын, бүләкләр алып килә алды. Бәйрәм яллары булуына карамастан, радиотыңлаучылар бер-бер артлы картларга дигән бүләкләрен җиткерергә ашыкты. Алар арасында олы яшьтәге, үзләре дә пенсиядә булган абый-апалар биһисап иде.

Өлкәннәр радио хезмәткәрләрен шатлыклы күз яшьләре белән каршы алды. Радио исеменнән әлеге җирлеккә «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәиз, программа директоры Резедә Нигъмәтуллина һәм «Яңалыклар» хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов барды.

«Өлкәннәр аралашуга мохтаҗ, читтән килгән кешегә мөккиббән китеп торалар. Монда төрле язмышлы әби-бабайлар яши. Кемдер ялгыз, кемнедер гаиләсе калдырган, кайсыларының өйләре янган… . Монда картлар өчен барлык уңай шартлар да тудырылган. Тәрбиячеләребез һәрберсенә олы игътибар бирә. Җәй көне әби-бабайларны туган якларына алып кайтырга планлаштырабыз.Һәрбер ата-анага, балаларга мондый күренешләрне гыйбрәт итеп күрсәтергә кирәк.  Картларны ялгыз калдыру бик кызганыч… Мондый хәл кабатланырга тиеш түгел», ди Апас муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина.

Алып баручы Дилбәр Фәиз мондый акцияләрнең беренче генә булмавын искәртеп узды: «Мондый акцияне «Болгар радиосы» дүртенче тапкыр оештыра. Моңа кадәр без балалар йортына, акылга зәгыйфьләр дәваханәсенә йөри идек. Быел картлар йортына барырга булдык. Күбесе балалары булып та картлар йортында тәрбияләнә. Бу күңелне әрнетә торган нәрсә…  . Монда тәрбияләнүче һәр кеше үз язмышы белән бүлешергә ашыкты. Елый-елый хатирәләре белән бүлеште. Үзебез дә күз яшьләрен тыя алмадык… . Яшәү шартларына килгәндә, әлбәттә алар барысы да “яхшы”, дип сөйли. Тик аларның күзләре сагыну, үпкә, сагыш белән тулы иде. Шунысы йөрәкне әрнетә. «, диде ул.

Радиотыңлаучылар китергән бүләкләрен әби-бабайларның кулына тапшыруны сорадылар. Без әлеге үтенечне үтәп һәр кешегә бүләкләр өләшеп чыктык. Оешма өчен аерым тартмачыкларга җыелган гигиена кирәк яраклары да тапшырылды. Картлар аларның язмышына битараф калмаган һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.


Фикер өстәү