Асфальт җәя торган машина астында калып үлгән әби турында авылдашы: «Бер дога өйрәт әле, дип кергән иде»

Әгерҗе районының Салагыш авылында 17 май көнне 78 яшьлек әби асфальт җәю техникасы астында калып һәлак була.

– Безнең авылга юл салалар иде. Бер кат асфальтын җәйгәннәр иде. Икенче катын салып килделәр. Авылдашбыз Әлфия апа ул көнне юлны тиз генә чыкмакчы булган. Аягына өйдә йөри торган тапочки кигән. Иске юлга басмыйча, яңасына кергән. Аның аяк киеме асфальтка ябышып калган. Калганын әйтә алмыйм. Таптаткан егет күрше авылныкы иде. Әбине кичә җирләдек, – ди Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәмәдиев.

Әлфия апа 3 бала үстергән. Ике улы исән түгел инде. Әнисен кызы Венера соңгы юлга озаткан. Без Салагышта яшәүче берничә кеше белән сөйләштек. Барысы да Әлфия апаны бик матур сүзләр белән искә алды.
– Гомере буе фермада дуңгызлар карады. Бик тырыш , киң күңелле кеше иде. Күршесендә генә абыстай яши. Үләсе көнне аның янына кергән ул. «Бер дога өйрәт әле», дигән. Абыстай  чәй эчәргә табынга чакырган. Әмма Әлфия ашыгып чыгып китә. Әҗәле күзен томалаган була, – ди үзен Сания дип таныштырган авылдашы. – Аяк киеме ябышып калгач, алмаска гына иде аңа. Ул шуны алам дип иелгән, ә асфальт җәюче трактор биек ул. Йөртүче аны күрмәгән дә инде. Күрәчәге шул булган, бичараның.

Хәзер “Төзелеш эшләре вакытында иминлек кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү