Авыл урамындагы утларны нигә сүндерделәр?

Узган ел безнең авылда яңа ут баганалары куйганнар иде. Бөтен авыл урамында ут янды. Ә кичә исә, бездә утларны сүндерделәр, хәзер дөм караңгы. Тик авыл җирендә булсак та, ут кирәк. Төнлә ни булмас. Ни өчен бездәге утларны сүндерделәр икән?

Арча районы Наласа авылы халкы.

Сорауга ачыклык кертер өчен Арча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов белән элемтәгә чыктык.

– Утларны сүндерү экономия йөзеннән оештырылды. Авыллар дөм караңгы калырга тиеш түгел иде. Анда дежур утлар калдырырга дип сөйләштек, – диде ул.

Наласа авылы җирлеге башлыгы Илфира Шакирова белән дә сөйләштек.

Җәйге чорда алай караңгы димәс идем. Бар да акчага бәйле. Экономияләү август ахырына кадәр генә булачак. Аннан соң бар да үз көчендә эшли башлый. Авылда биш урында ут яна, – диде ул.


Фикер өстәү