Россия Президенты мөселманнардан Ураза гаетен өйдә уздыруларын сораган

Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, мөселманнарны Ураза тәмамлануны өйдә генә билгеләп үтәргә чакырган. Дәүләт башлыгы бу хакта Дагыстан руханилары белән киңәшмәдә белдергән.
“Барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае бара. Республикада яшәүчеләрнең бу бәйрәмгә мөнәсәбәтен, гореф-гадәтләрне ничек саклауларын беләм. Әлеге катлаулы чорда руханиларның барлык дин тотучыларны, ислам дине тарафдарларын әлеге бәйрәмне өйдә билгеләп үтәргә, җәмәгать намазларыннан, дуслар, танышлар белән бергә җыелышудан баш тартырга чакыруларын да беләм. Аларның абруйлы сүзенә, һичшиксез, колак салыначагына исәп тотам”, – дигән Путин. Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның илдә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны үсүне туктатуга ирешелүен, 27 төбәкнең чикләүләрне йошартырга әзер булуын белдергәнен искәртик.


Фикер өстәү