Исерекләрнең автомобилен конфискацияләүгә бәйле тәкъдим буенча карар кабул ителде

Башкортстанның Дәүләт җыены — Корылтай 17 мартта Дәүләт Думасына исерек йөртүчеләрнең автомобилен конфискацияләү турында закон проектын керткән иде. Документ йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән яки җитди зыян күрүче булган очрак өчен эшләнгән.

Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, транспорт йөртүче ел дәвамында ике тапкыр исерек килеш тотылса яки авыр нәтиҗәләр белән авария ясаса, транспортын тартып алырга тәкъдим ителә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Бу тәкъдим законлы хуҗасыннан рөхсәтсез алып кителгән автомобильләргә кагылмый.

Россия Хөкүмәте Башкортстан депутатлары инициативасын хупламады, автомобиль конфискациясе милекчелек хокукын боза дип аңлатты, диелә бу хәбәрдә.


Фикер өстәү