Казанда “Кырым язы” фестивале узды

“Кырым язы” фестивале Бауман урамында бәйрәм концерты белән тәмамланды. Кырымның Россия белән яңадан берләшүенең җиденче еллыгына багышланган “Кырым язы” фестивале өч көн дәвам итте һәм дистәләгән чараны үз эченә алды.

Татарстанда кырым вакыйгаларына багышланган халык акцияләре ел саен үтә. 18 марттан алып 20 мартка кадәр Кырымның Россия белән яңадан берләшүенең җиденче еллыгына багышланган чаралар узды. “Кырым язы” фестиваленә викториналар, бәйрәм концертлары, әдәби марафон һәм башка чаралар кергән. Фестиваль бүген бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Кырымның Россия белән кушылуына җиденче ел тулу белән казанлыларны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров котлады.

«Бүген биредә шәһәр халкын сөендерү, бәйрәм турында искәртү өчен иң яхшы иҗат коллективлары җыелды. Безнең Кырым һәм Севастополь белән уртак тарихыбыз, уртак уңышларыбыз бар. Балалар Кара диңгез ярларына ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга, яшьләр берләшмәләре һәм иҗади төркемнәр даими рәвештә тәҗрибәләре белән  уртаклашарга бара. Моннан тыш, 2019 елда безнең егетләребез Кырым ярымутравына хезмәт итү турында килешү төзедек. Кырым белән шушы дустанә мөнәсәбәтләребез вакыт белән тагын да ныгыячагына ышанам», — диде ул.

Чараны оештыручыларның максаты тамашачыларга язгы бәйрәм кәефе бүләк итү генә түгел, туган илгә карата мәхәббәт, патриотлык хисләре тудыру иде.

Бәйрәмгә килгән һәр кешегә волонтерлар флаглар таратты. Кулларындагы флагларны горур болгап, бии-бии концерт карадылар тамашачылар.

Казанлылар һәм башкала кунаклары алдында Казанның популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар арасында: Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Закирова, Алсу Вәлиуллина, Гөлназ Гафурова, Гөлшат Имамиева, Николай Коновалов, Айдар Габдинов һәм татар эстрадасының башка йолдызлары.

Исмәгыйловлар гаиләсе бәйрәмгә балалары белән бергә килгәннәр. Гаилә башлыгы Айдар фикеренчә, Кырымның Россиягә кушылуы бик зур әһәмияткә ия.

— Кырым һәм герой-шәһәр Севастополь Россиягә кушылу көне инде тарихка кереп калды. Кырымга үзебез дә ял итәргә барабыз. Әлеге тарихи көнне болай күңелле бәйрәм итүебезгә без бик шат,- диде ул.

Халык күңелле концерт программасын карады, фотога төште, рәхәтләнеп биеде, аралашты һәм бәйрәмгә чын күңелдән шатландылар. Мондый чаралар республикабыз, илебез өчен бик мөһим, алар халыкны берләштерә, патриотлык хисләре тудыра.

Концерт «Веселые Волгари» эстрада-фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланды.

«Кырым язы» фестиваленнән ФОТОРЕПОРТАЖ

                           Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү