Казанда Кырымның Россиягә кушылуына багышланган бушлай концерт була

Иртәгә, 20 мартта, Кырымның Россиягә кушылуына җиде ел тулу уңаеннан, Казанның Бауман урамында (сәгать янында) концерт була.

Чара 11:00дән 14:00гә кадәр дәвам итәчәк.

Анда Резеда Шәрәфиева, Ләйсән Закирова, Алсу Вәлиуллина, Гөлназ Гафурова, Гөлшат Имамиева, Николай Коновалов, Айдар Габдинов һәм башка бик күп эстрада йолдызларының чыгышлары көтелә.


Фикер өстәү