Күп балалы ата-аналарга отпуск бирүнең кагыйдәләре үзгәрде

Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары үзләре өчен уңайлы вакытта түләүле отпуск алу хокукына ия булды. Яңалык кечкенә балаларына 14 яшь тулмаган гаиләләргә кагыла.

Бүген, 20 мартта, Россия Хезмәт кодексына төзәтмәләр турында федераль закон үз көченә керде. Элек 12 яшьтән кечерәк өч һәм аннан да күбрәк балалы хезмәткәрләргә генә уңайлы вакытта ял бирелә иде, дип искә төшерә «Российская газета».

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, яллар турында яңа кагыйдә кабул ителгәннән соң, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева аның күп балалы гаиләләрнең социаль абруен күтәрәчәген әйтте.


Фикер өстәү