Татарстан юлларында бозлавык хасил булачак

Иртәгә, 21 мартта, Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана.

Республикада аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк, аннары юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Юлларда янә бозлавык хасил булачак.

Төнлә һава температурасы -5…-10 градус була. Көндез +1…-4 градуска кадәр җылыта.

 


Фикер өстәү