Зилә Вәлиева “Рәис” атамасы турында: «Аның эчтәлеге мөһим»

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева республиканың югары вазыйфаи заты атамасын үзгәртүгә карата үз фикерен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, “Рәис” атамасының эчтәлеге мөһим.

“Рәис” сүзе башка телдән алынса да, иң югары дәрәҗәдәге вазыйфаи затны билгеләр өчен кулланылган. Гасыр башында Сәхипгәрәй Сәетгалиевның вазыйфасы да ТАССРның Халык комиссарлары советының беренче рәисе дип аталган. Аннан соң килгән кешене дә шулай атаганнар. Шуңа күрә мин моны татар сүзе буларак кабул итәм һәм Конституциягә дә шулай кабул ителә», – диде Зилә Вәлиева “ВТ” хәбәрчесенә.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе фикеренчә, фикер алышуларда сүз атама турында гына бармый. “Татарстан Республикасы Президенты” – соңгы елларда республикадагы иң югары дәрәҗәдәге вазыйфаи зат. Бу сүзнең авторитетка, хөрмәткә ия булуында ике шәхеснең әйтеп бетергесез зур хезмәте тора. Россия, дөньякүләм масштабларда тырышлыклары. Һәм ул хезмәтләр республика иминлеге өчен генә эшләнелмәде. Моңа инаныр өчен быел Рөстәм Миңнехановның визитларын гына карау да җитә. Ишекләр ябылса да, аның халыкара эш сәфәрләре Татарстан, Россия өчен дуслар, партнерлар эзләү белән бәйле иде. Шуңа күрә хәзер иң мөһиме – “Рәис” сүзенең дә шундый эчтәлеккә ия, республика эшләрендә шундый ук позицияләр белән бәйле булуы. Республика статусы да җитәкчеләребез, оешмалар, предприятиеләр һәм иң мөһиме, безнең гражданнар эше белән тулылансын иде. Һәм бу дәрәҗәне чыннан да тотарга кирәк», – диде Зилә Вәлиева.


Фикер өстәү