Салават Фәтхетдинов: «Татар хатын-кызларын мин киендерәм, кемдер чишендерә»

«ВТ» газетасы 105 еллыкка шәхесләр белән әңгәмәләр сериясен башлап җибәрә. Беренче кунак – Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Салават Фәтхетдинов.

Сәнгатьтә калып кирәк. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуары хәзер дә халыкка хезмәт итәргә тиеш. Продюсерлык – файдагамы, зыянгамы? Авторларны кем якларга тиеш? Салават Фәтхетдинов белән шушы һәм башка бик күп сорауларга ачыклык керттек. Әңгәмәдәшебез үзен борчыган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләште.

– Сез – тәҗрибәле, ил агасы яшенә җиткән кеше. Татар матбугаты бик күп мәсьәләләрдә сезнең сүзне көтә. Әмма сез журналистларга бик ачык кеше түгел, бик сирәк кенә биргән интервьюларда да «мин журналистларны өнәп бетермим» дип әйтәсез. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Журналистларга булган мөнәсәбәт үзен әллә кемгә куеп сөйләшүчеләрдән чыгып, сиксәненче елларда формалашты. Хәзер аларның күбесе белән дуслаштык та инде. Минем күңелгә дә юл эзләргә кирәк. Журналист ул, беренчедән, миннән кимендә биш-алты тапкыр акыллырак булырга тиеш. Үземнән дә акылсыз кеше белән нәрсә турында сөйләшим? Кузгатсалар, күңелдәгесен әйтәм. Мәсәлән, «Үзгәреш җиле» буенча фикеремне әйттем, хәзер дә кабатлап әйтә алам. Миннән: «Бу конкурска кайчан да булса үпкәгез бетеп, катнашырга исәбегез юкмы?» – дип сорадылар. «Беркайчан да катнашмаячакмын!» – дип әйттем һәм катнашмаячакмын да. Чөнки ул татарга кирәкле юнәлеш түгел. Дөрес, минем үземнең дә эшләгән эшләрем күп түгел. Үз театрың белән ерак китеп булмый. Әмма эшләгәннәрем өчен оялырлык түгел. Ә кайчак кешенең эшләгән эше өчен оялам. Мин әйтәм, ник бу үзе ояла белми икән? Мин оялып утырам, алар оялмый. Хәзер инде сәнгатькә аңа бернинди катнашы, шул юнәлештә белеме булмаган кешеләр тыгыла. КХТИны тәмамлыйлар да, йә булмаса башка уку йортын, сәнгатькә кысылалар. Бу бит дөрес түгел! Шуңа күрә мин күп вакытта кул селтим. Бәлки, бу ялгыш гамәлдер, әмма бөтен нәрсәгә тавыш чыгарып та йөреп булмый. Ник дигәндә, оятсызлар күбрәк. Бер оятсызны җиңү өчен, кимендә ике акыллы кеше кирәк. Аның хәтле акыллыны каян табып бетерәсең?!

– Нилектән шулай килеп чыга: халык үзе җиңеләйдеме, әллә әдәбият, мәдәният, сәнгать җиңеллеккә этәрдеме? Җиңеләя-җиңеләя, бөтен дөньябыз белән җиңеләеп бетмәбезме?

– Бер мисал. Беркөнне Дмитрий Певцов белән очраштык. Ул Майданов, Газманов белән Дәүләт Думасында бер проект белән чыктылар. Юкса, милли республика буларак, без чыгарга тиеш идек, әмма алар өлгерлек күрсәтте. Аларның рус теленең юкка чыга баруына, кибет исемнәренең, күп кенә башка атамаларның инглизчә аталуына эчләре пошкан. Бездә дә шул ук хәл бит. Әле эчтәлеген дә аңлап бетермибездер. Мин һич югы атамаларның 50 проценты татарча булырга тиеш дип саныйм. Без бит милли республика! Нилектән урамнарда татарча сүзләр күренми, күренсә дә, бик сирәк? Мөгаен, үзебез гаепледер. Беркемнең дә, татарча атамалар таләп итәбез, дип тавыш куптарганы юк бит әле.

Элек худсовет бар иде. Ярый белән ярамыйны аеру өчен булырга тиеш ул. Мин, мәсәлән, туксанынчы еллардан башлап татар хатын-кызларын сәхнәгә чак кына киенеп чыгарга өйрәтергә тырышам. Ә, юк! Мин киендерәм, кемдер чишендерә. Юнәлеш булмаганда, киенү рәвеше, әсәр эчтәлеге кебек мөһим әйберләр җуела. Бу җәһәттән тиздән закон проекты кабул ителәчәк. Аның нигезендә театрлар, мәсәлән, спектакльләрнең финалы Россия кануннарына яраклаштырылырга тиеш. Инде бит нәрсә куйганны да белми башладык. Нинди генә тәрҗемәләргә алынмыйбыз, кайчак аның бернинди мәгънәсе булмый. Азрак кына театрга, эстрадага икенче караш та булырга тиеш. Режиссерга нәрсә тели, шуны түгел, азрак кына киңәшләшеп эшләргә кирәк. Әнә бит Европа нинди сәясәт алып бара, имеш, егет белән кыз бер бәдрәфкә бара ала, егет белән егет, кыз белән кыз өйләнешә ала. Бу бит инде кешелеклелек юкка чыкты дигән сүз. Күрә торып шуңа ризалашабызмы? Үрнәккә бер республика бар – Чечня. Ул киенү рәвеше, гаилә җәһәтеннән дә үрнәк.

Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укый аласыз.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү