Йөри алмаса да, йөгерә

Казанда яшәүче 19 яшьлек Элина Әхмәтованыкүпләргә үрнәк итеп куярга була. Тормыш авырлыкларынабирешмичә, үз юлын ерып баручы кыз ул. Ә бит берәү булса, елап, урыннан да тормас иде. Ә ул исә ничек тә тормышның якасына ябышып яшәргә тырыша.

Туганда ук имгәнә ул. Табиблар да артык өметләндерми, кызның үз аягында йөри алмаячагынәйтәләр.

– Мин аны олгаеп кына таптым, көтеп алган бердәнбер балам булды. Табибларның, балагыз авыру, дигән сүзе бар хыялларны җимергәндәй булды. Әмма иремнең һәрвакыт янәшә булуы, туганнарымның ярдәм итүе миңа яшәр көч бирде. Бар көчемне кызымны дәвалауга бирдем. Кая гына йөртмәдек. Без бармаган тернәкләндерү үзәкләре калмады. Аның ярдәмгә мохтаҗ булып утыруын теләмәдем. Кызымны ничек тә аякка бастырасы килде, – дип сөйли әнисе Светлана.

Шөкер, тырышлык бушка китми. Элина дөрес итеп сөйләшә, акылына зыян килмәгән, башы бик әйбәт эшли. Тик менә аяклары гына тыңламый. Кызның исә барыбер бирешәсе килми. Ул хәтта арбага утырудан да баш тарта, ходунки белән йөри башлый.

– Иң зур бәхетем – янәшәмдә сау-сәламәт дусларым булу. Яшермим, кайчак мин алар кебек булмавымнанчитенсенеп тә куям. Башны аска игән чаклар да була. Әмма дусларым күңелсезләнергә ирек бирми. Әле бер җиргә чакырып алалар, әле икенчесенә ияртеп баралар. Беләсезме, аяклар авыртса да, тик утыра белмим мин, – ди Элина.

Кыз 9 сыйныфны тәмамлагач, Казан сәүдә техникумына укырга керә. Быел диплом алырга җыена. Кечкенәдән йөзүгә йөргән. 6 ел буе ныклап шөгыльләнү аның холкын да үзгәрткән, сәламәтлеген дә ныгыткан, көчле дә иткән.

– Хәзер инде йөзүгә йөрмим. Вакытым җитми. Үземне төрлечә сынап карыйм. Үзлегемнән төрек телен өйрәндем. Хәзер инде башкаларга дәрес бирәм. Шуннан җаныма рәхәтлек табам. «Абилимпикс» бәйгесендә катнашып, туризм юнәлеше буенча җиңү дә яулаган идем, – ди ул.

Кызганыч, әтисе кызының уңышларын күреп өлгермәгән. Моннан ике ел элек вафат булган.

– Ирем башта ковид белән авырды. Инде узды бугай дигәндә генә табиблар бавырында үзгәрешләр күреп алды. Анализлар яман чир икәнен күрсәтте. Зарланганы юк иде үзенең. Тик чир үзенекен итте. Ирем тиз арада сулды. Аны югалту бик авыр булды. Минем кебек үк бар гомерен балабызга багышлады ул. Башкаларның ирләре ташлап та китә бит әле. Тик минеке алай эшләмәде. Шөкер, бердәнбер кызыбызны икәү бергә тәрбияләдек. Икебез дә яраттык. Исән булса, Элинага карап горурланыр иде, – ди Светлана.

Элина исә әти-әнисенең горурлыгы булырга тырыша. Быел «Татарстан энҗесе» бәйгесендә катнашырга җыена.

– Мин – хыялый кеше. Минем өчен булдыра алмаган әйбер юк. Тормыш девизым да шулай. Куркып тормыйм. Булдыра алмасам, кабат тотынам. Әмма барыбер җиренә җиткерәм. Мөмкинлекләрең чикле булса да, булдыра алмыйсың дигән сүз түгел. Тырышырга кирәк, – ди кыз. – Башкалар кебек мин дә үз ярымны көтәм. Аның белән балалар үстерәсем килә. Язмыш ниләр әзерләгәндер, белмим. Әмма минем планнарым шундый. Аларны тормышка ашырып булыр дип уйлыйм. Башкаларга шуны киңәш итәм – бирешмәгез! Гомер бер генә бирелә. Мин башкаларга охшамаган икән, димәк, сәбәбе бар. Юкка түгел бу! Булган кимчелекне дә яратып кабул итәргә кирәк. Аның турында уйлап та утырмагыз. Элек әнием минем өчен барысын эшләсә, хәзер һәр уңышыма сөенеп кенә тора. Минем әле аны картайган көнендә бәхетле итәсем, рәхәттә яшәтәсем бар. Максатлар булганда, сукранырга вакыт калмый ул.


Фикер өстәү