Россиядә ирләрнең 43 проценты хатыннары урынына декрет ялына китәргә әзер

Россиялеләрнең 43 проценты хатыннары урынына бала карау ялын алырга әзер. SuperJob сервисы тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәткән.

Соңгы елда илнең һәр алтынчы компаниясендә ир-атлар декрет ялын рәсмиләштергән. Ләкин әтиләрнең күпчелеге үзләрен андый рольдә күз алдына китерә алмый. Сораштырылучыларның 34 проценты бала карау буенча ялга китәргә риза булмаячагын, 23 проценты моңа әзер булмавын белдергән.

«Бала туган очракта 27% үз хокукларыннан файдаланырга әзер, тагын 16% моның белән ризалашыр иде», — диелә сораштыру материалларында.

Сораштыруда катнашучылар гаилә өчен отышлырак булса декрет ялы алырга әзер булуларын әйткәннәр. «Бу бернинди дә бала карау отпускы түгел. Бу бала карау буенча бик зур каторга», — диючеләр дә булган.

Сервис аналитиклары билгеләп үткәнчә, бала карау вазифаларын үз өстенә алырга каршы булмаган ир-атлар саны ике ел эчендә 4 процентка арткан.


Фикер өстәү