Ил халкының күпчелеге БДИны бетерүне хуплавын белдергән

Россиядә яшәүчеләрнең 70 проценты чамасы – Бердәм дәүләт имтиханнарына карата тискәре мөнәсәбәттә. Эш эзләү буенча SuperJob сервисы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Сораштыруда катнашкан һәр ун кешенең җидесе (68%) БДИгә карата тискәре мөнәсәбәтен һәм аны бетерергә кирәклеген белдергән. Шул ук вакытта респондентларның 16 проценты мондый имтиханнарга уңай карый икән. Сәбәбе – югары уку йортларына кергәндә коррупцияне киметү, илнең төрле төбәкләрендә һәм мәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатын гадел бәяләү мөмкинлеге.
Унберенче сыйныф укучыларының ата-аналары арасында уздырылган сораштыру да БДИ тарафдарлары кимүен күрсәткән. 2011 елда чыгарылыш сыйныфы укучылары ата-аналарының 26 проценты Бердәм дәүләт имтиханын уңай бәяләсә, бүген бу күрсәткеч 15 процентка гына калган.
Сораштыруга илнең барлык округларыннан 1,6 мең кеше җәлеп ителгән.

REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр “Рособрнадзор” башлыгы Анзор Мусаев якын киләчәктә бердәм дәүләт имтиханыннан баш тартуның мөмкин булмавын, әмма 2030 елга аны нык кына үзгәртүнең күздә тотылуын белдергән.

Мусаев фикеренчә, озакламый балаларның белемен генә түгел, талантын да гадел төстә бәяләү мөмкинлеге ачылачак. Моның өчен һәрбер укучының барлык уңышларын түкми-чәчми генә цифрлы тупланмага җыеп бару тәкъдим ителә. Шушы нәтиҗәләр буенча алга таба вузга кереп булачак, дигән ул.


Фикер өстәү