Төркия чиге туристларга 1 июньнән ачылырмы?

Төркия курортларына ашкынып торучыларга бераз сабыр итәргә туры киләчәк: ил чиге туристларга 1 июньнән ачылмый әле. Исегезгә төшерәбез: Төркиядә коронавирус йоктыру очраклары кискен арту сәбәпле 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Төркия, шулай ук Танзания белән авиаэлемтәләрне туктатып торырга мәҗбүр булды.

ТАСС белдергәнчә, коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб Төркия чиген ачу мәсьәләсен өйрәнү өчен төрле комиссияләр төзүне, компетентлы органнар белән киңәшләшүләрне башлап кына җибәргән әле. Россия белгечләре Төркиягә барып, илдә коронавируска бәйле вазгыятьне өйрәнәчәк, туризмны торгызу мөмкинлеген бәяләячәк. Бу исә Төркия белән авиаэлемтәләрне торгызу турында карар кабул итү тоткарланачак, дигән сүз. Боларның барысы да байтак кына вакытны алачак чөнки. Димәк, җәй башыннан ук әлеге илгә турларны броньлап куюның мәгънәсе юк. Кайбер экспертлар фикеренчә, Россия Хөкүмәте Төркия чиген июнь азагы – июль башы тирәләрендә генә ачарга мөмкин.

Россия туристлары әлегә илебез курортларына – Кырым, Сочи якларына күбрәк өстенлек бирә. Чит илләргә килгәндә, сәяхәтселәрнең яраткан юнәлешләре: Мисыр һәм Кипр чикләре әле күптән түгел генә ачылды. Мисырның Хургада һәм Шарм-әл-шәех курортлары коронавирустан соң беренчеләрдән булып Россия туристларын кабул итә башлады. 1 июньнән әлеге илнең башка курортларына да чартер рейслары ачылачак.

Ә инде Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис безнең туристларны байтактан кабул итә. Калынрак кесәле сәяхәтчеләребез Мальдив, Сейшель утраулары, Шри-Ланка кебек юнәлешләрне сайлый.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү