Буа районының элеккеге башлыгы Әгъләм Садретдиновны 8 елга хөкем иттеләр

Буа районының элеккеге башлыгы, 2007-2010 елларда Татарстанның Экология министры булып эшләгән Әгъләм Садретдиновны Казанның Идел буе районы суды 8 елга ирегеннән мәхрүм итте. Аны 2003 елда Буа кешесен үтертүдә гаепле дип таптылар.

Ул вакытта Әгъләм Садретдинов Буа районы башлыгы вазыйфасында эшли. Тикшерүчеләр фикеренчә, җирле эшмәкәр белән низагъ килеп чыккач, ул әлеге кешене үтертү өчен оешкан җинаятьчел төркем әгъзаларына мөрәҗәгать итә. Җинаять кылган өчен аларга180 мең сум акча түли, дип хәбәр итә «Татар-информ»

Әгъләм Садретдиновны 2020 елда тоткарладылар һәм тикшерү изоляторына утырттылар.


Фикер өстәү