Әйтмә син авыр сүз! Мәктәпләрдәге «кара» тартма ышаныч тудырырмы? 

Мәктәпләрдә укучыларга борчыган сорауларын язып салыр өчен «кара» тартмалар  барлыкка килергә мөмкин. Чиләбе өлкәсендәге Чибәр күл шәһәренең укучы активистлары мондый тәкъдимне Россия Мәгърифәт министрлыгына җиткергән. Мондый тартмалар бала күңелендәге үпкәләрне киметә алармы?

Активистлар фикеренчә, ышаныч әрҗәсенә теләсә кайсы сорауны, психологка үтенечне  исемне күрсәтмичә язып  булачак. Бу – җәберләү  турында сөйләттерүнең бердәнбер юлы дип саный алар. Бүген бит укучыларның барысы да  хис-кичерешләрен  психологка барып сөйләргә батырчылык итми. Психологка да ышанамы әле ул? Ә бу очракта тартмага җыелган борчуларны  социаль роликлар аша күрсәтеп тә хәл итеп булачак дип ышана идея авторлары. Мондый яңалык балалар һәм олылар арасындагы  мөнәсәбәтләрне ныгытачак. Һәрхәлдә, яшьләр шулай уйлый.

– Яхшы фикер бу, –ди Алабуга районың Хлыстово мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы, «Мобиль укытучы»  грантын откан Ольга Пермина.–Үсмерләр бит теләсә кемгә ачылырга яратмый, ә чит кешегә бөтенләй. Үзләренең үпкә, курку, борчуларын әйтеп язганда, андый хисләрдән арына алачаклар.

Балтач районының Салавыч күп профильле лицее директоры Нурсил Заһидуллин әйтүенчә, аларда мондый  тартма күптән  куелган инде. Аны гел ачып карап торалар, тик хат  салучылар гына юк икән. Мәктәбен әйтергә теләмәгән Ләлә Галиеваисә мондый тартмаларавылга караганда, шәһәр җирендә күбрәк кирәк, ди.

– Шәһәрдә балалар бер-берсен кыерсыту, укытучылар белән укучылар арасында аңлашылмаучанлык барлыкка килү очраклары шактый. Кайбер мәктәпләрдә меңнән артык бала укый. Директор андагы хәлләрне каян белеп бетерсен? Психологның да шулкадәр укучы белән эшли алуы икеле. Яшерен тартма исә барлык проблемаларны  хәл итәргә булышачак. Әлбәттә, язсалар  инде. Авылда бөтен нәрсәне дә контрольдә тотабыз. Шәһәрдә исә күршесендәге хәлне дә белмиләр хәтта, – ди  укытучы.

Мамадыш районының  Түбән Ушма мәктәбен тәмамлаган Марат Бобоеров  бүген  Санкт-Петербург дәүләт университетында белем ала.

– Мин моны  хуплыйм, –  ди Марат. – Кечкенә чагында  баланы җәберлиләр икән, аның үзбәясе түбәнәя, ул  үчле булып үсәчәк. Бу хәлләр күңелсезлек белән тәмамланырга мөмкин. АКШтагы «Колумбайн» мәктәбен генә искә төшерик: ике баланы яратмаганнар, рәнҗеткәннәр. Шуңа күрә алар җинаять юлына баскан. Психологлар, барысын да ачыклап, борчуларны кичерергә ярдәм итәргә тиеш.

Әлеге тәкъдим турында Нидерландта яшәүче якташыбыз Гөлзирә  Гаязованың да фикерен белештек. Анда  тартмалар кую гадәте юк икән.

– Мин  якшәмбе мәктәбендә эшләдем. Бер генә баланың да тәртипсезләнгәнен күрмәдем. Әгәр берәр хәл килеп чыкса, укучы укытучысы белән ачыктан-ачык сөйләшә, барысын да аңлата. Мөнәсәбәтләрне җайлау өчен бакчадан, башлангыч сыйныфтан ук  аерым дәресләр  булдырылган, – ди Гөлзирә Гаязова.

– Казанның 171 нче мәктәбе психологы ОганнаАкопянактивистлар фикере белән килешә.

– Һәр үсмернең үз борчуларынаҗавап табарга теләгән минутлары бар. Бу очракта  ышаныч почтасы булыша ала. Ни өчен дигәндә, бар бала да  үз  проблемаларын ачыктан-ачык белдерә алмый. Хәзер күп кенә мәктәпләрдә  килештерү хезмәтләре  булдырылган.Анда укучылар,  җитәкчеләр белән бергә,балалар һәм укытучылар арасындагы  бәхәсле хәлләрне чишү, буллинг күренешләрен, үсмерләр арасында хокук бозу очракларын булдырмау буенча эш алып бара, – ди Оганна Акопян.

Белгеч фикере

Илсөя  Сәгъдиева, Татарстан Мәгарифне үстерү институты белгече:

– Мин тартма урынына, хәзерге заман технологияләренә бәйле  башка форматны сайлар идем. Яшьләрне җәлеп итмәс ул. Бала үз күңелендәгесен ышанып  тапшыра ала торган мавыктыргыч  заманча   чара кирәк. Мондый тартмаларга укучыларның 20 проценты нәрсәдер язып салырга мөмкин. Тик проблеманы әйтептүгел,  кызык өчен. Проблемасы булганы анда язмас дип уйлыйм. Аның ел буе  эленеп торуының да кирәге дә юктыр.  Озак эленеп торса, игътибар итми башлаячаклар.  Әйтик,психологлар көнендә, бер-беребезгә ярдәм итү акцияләребулганда куярга мөмкин.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү