Үзмәшгульләр арасында үсмерләр саны ике тапкыр диярлек арткан

Татарстан лидер-төбәкләр арасына кергән.

Россия Икътисади үсеш министрлыгында үзмәшгульләр арасында балигъ булмаганнар саны арту теркәлгән. Бүгенгә 14-18 яшьтәге 77 мең чамасы үсмер үзмәшгуль икән. Узган елдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек күбрәк бу, дип яза “Известия”.

Лидер-төбәкләр исемлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Татарстан кергән.
HeadHunter сервисының яшьләр юнәлеше буенча директоры Ирина Святицкая әйтүенчә, быел җәен 300 мең үсмер вакансия эзләгән. Күбесе сатучы-консультант, курьер, официант, бармен, промоутер булып эшкә урнаша.


Фикер өстәү