Кичәге романтика һәм бүгенге «практика»: күктән җиргә төшәр вакытлар җитте

Август аеның өченче якшәмбесендә (быел ул 21 августка туры килә) Россия һава флоты көне (Авиация көне) билгеләп үтелә. Очучылар, стюардессалар, авиадиспетчерлар, самолетларны төзек тотучы инженер-техник хезмәткәрләр, аэропортларда төрле вазыйфаларда эшләүчеләр бәйрәме. Әлеге датаны шулай ук авиация заводларында хезмәт куючылар, шул юнәлештәге конструкторлык бюролары хезмәткәрләре, авиация институтларында укытуылар һәм укучы студентлар да билгеләп үтә. Фәкыйрегез дә әлеге көнне үзенчә билгеләмичә калмый…

Без романтик чорда үстек. Шуңа микән, мәктәптә укыганда бөтен хыялым очучы булу иде. Хәрби очучы, кемнеңдер башына бомба ташлау өчен штурвал артына утыручы түгел, пассажирлар белән тулы зур авиалайнерны һавага күтәрүче. Халыкара авиалинияләрдә рейслар башкарып, илдән илгә, кыйтгадан кыйтгага очучы. Хыялымны, беркем белән дә бүлешмичә, сер итеп, әллә ничә ел эчемдә саклап йөрдем. Ләкин, ни кызганыч, язмышның мин белмәгән ниндидер шаяруы, шуклыгы аркасында, мәктәпне бетергәнче үк, хыял белән хушлашырга туры килде.

«Хөкем карары» башка көтмәгәндә ишелде. Өлкән сыйныфларда чакта, җәйге каникул вакытында шәһәргә экскурсиягә баргач, барыбызны да карусель дигән, авыл баласы күрмәгән хикмәткә утырттылыр. Менә шуның утыргычыннан төшкәндә, бөтен дөнья минем тирәли ярсып әйләнә һәм нык кына укшыта иде. Укытучылар да сизде хәлемне. Берсе, шаярткан булып: «Да-а, летчик чыкмый икән синнән», – дип куйды. Бу сүзләргә ул чакта артык игътибар итмәсәм дә, соңыннан уйлый-уйлый, укытучыбызның хаклы булуын төшендем: вестибуляр аппаратың төзек түгел икән, штурвалга якын киләм димә инде. Әмма хыял җимерелсә дә, авиациягә мәхәббәт сүрелмәде. Самолетларга, авиациягә якынрак буласы килептер инде, мәктәпне тәмамлауга, КАИга юл тоттым.

Инде укып чыкканга да байтак еллар үтте. Малай чакның беркайчан да тормышка ашмаячак хыялы күңелне элеккечә җилкетмәсә дә, «яраплан»га мәхәббәт, беренче мәхәббәт кебек, күңелдә әле. Зур авиалайнерның пошмый гына очу полосасыннан күтәрелеп маташканын яисә киресенчә, закрылкаларын аска җәеп җибәреп төшкәнен телевизорда яки компьютер экранында гына күрсәм дә, һич тыныч кала алмыйм, дулкынланып күзәтәм, кайчакта бала йоннарым кабара. Могҗиза бит бер карасаң – берничә йөз тонна авырлыктагы зур лайнер һавага, бушлыкка күтәрелә, анда оча. Очуның физикасын, хикмәтен белсәм, аңласам да, күренеш минем өчен һаман да могҗиза булып кала.

Авиация институтында очу эше – пилотированиегә, әлбәттә инде, өйрәтмиләр. Шуңа да карамастан, мин, хыялый, аны күпмедер беләм. Беләм дип уйлыйм, чөнки ул хакта кайда нинди мәгълүмат бар, барысын да «йотып», сеңдереп барам. Беркайчан да штурвал артына утырмаячагымны белеп тә тыела алмыйм. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Лайнер кабинасын бер генә тапкыр күргән кеше дә анда йөзәрләгән прибор, тумблер, кечкенә һәм зур рычаглар, кнопка-төймәләр барлыгын белә. Мин дә аларның күбесенең урынын, билгеләнешен, кайсы вакытта кая таба борырга, күтәрелгәндә нинди гамәлләр башкарырга, төшкәндә ниләр кылырга кирәклекне беләм. Кирәге чыкмасын белсәм дә беләм. Менә шундый практикасы булмаган, һәм инде булмаячак хыялый теоретик. Тик теориянең дә, хыялның да әле беркемгә комачаулаганы юк, андый романтизм миңа, киресенчә, рәхәтлек кенә китерә, шатландыра, яшәү көче өсти…

Совет чорында Авиация көне өченче якшәмбегә бәйләнмәгән, ул ел саен бер үк көнне – 18 августта бәйрәм ителә иде. Ул чакта ил дә башка, ул авиация державасы санала иде. Малай-шалайның да башкалыгын әйттем инде. Гражданнар авиациясендә дистәләгән төр, марка самолетлар. АН-24, ЯК-40тан башлап алагаем ТУ-154, ИЛ-62гә чаклы барысы да – иң гади деталенә, соңгы заклепкасына чаклы үзебездә эшләнгән очкычлар. Кечерәк шәһәрләрдә дә гөрләп эшләп торган аэропортлар. Узган гасырның 70–80 нче елларда шул ук Бөгелмә аэропортыннан Казанга көн саен 7–8 рейс башкарылды. Сигез тәңкәгә билет алып, самолетка кереп утырасың да 45–50 минуттан син мәркәз калада. Тагын 20–25 минут үтүгә, күчтәнәчләреңне өстәлгә тезеп, тулай торак бүлмәсендә дусларың белән чәй эчәсең, чөнки аэропорт шәһәр эчендә, 2 номерлы троллейбус йөреп кенә тора. Башкортстанның мин туган авылдан 15 чакрымда гына урнашкан Октябрьский шәһәре аша да кайтып-китеп була иде. Аэропортлары Ыкның бу ягында, Татарстан биләмәләрендә урнашкан. Казан тикле Казаннан туры үз авылыңа килеп төшкән сыман…

Капитализмга кергәч, акча саный башлагач, ул рәхәтлекләр бетте. Совет илендә эшләнгән самолетларның «коточкыч» кимчелеге ачылды. Чит ил очкычлары белән чагыштырганда, аларның аппетиты артык зур – ягулыкны күп ашыйлар икән бит. Авиасәнәгать нык алга киткән илдә ул җитешсезлекне төзәтү зур чыгымнар сорамагандыр, дип уйлыйм. Әмма нефть долларлары елга булып акканда, нигә андый «начар» авиапарк, нигә самолет ясап мәшәкатьләнергә? Сатып кына аласы да очасы – төрле зурлыктагы, төрле модификациядәге ТУ, ИЛ, АН, ЯКларны «Боинг», «Аэробус»лар алыштырды. Күпме ягулык янга калгандыр, әйтү кыен, тик менә дистәләгән авиазаводларның меңәрләгән эшчеләре эшсез калды. Ил дә авиация державасы булудан туктады. Бүген хәл тагын да мөшкелрәк: санкция-чикләүләр аркасында, чит ил очкычларыннан торган авиапарк запас частьларсыз утыра. Самолетларга хезмәт күрсәтүче чит ил персоналы, белгечләр дә өйләренә кайтып китте. Бүген әйләнешкә «авиация каннибализмы» дигән төшенчә кереп маташа. Ул сүз бер очкыч очсын өчен икенче шундый ук очкычны запас частьларга ботарлауны аңлата. 80–100 млн доллар торган «Боинг 737»не запчасть кирәк, дип сүтеп ташлауны күз алдына китерегез әле. Әмма сүтәләр, чөнки бортларның өчтән бере тик тора. Ни өчен тора, дигәндә дә җавап билгеле кебек.

Бу юлларны язганда, илдә авиадиспетчерларның яртысына якыны ялда булуы турындагы хәбәр килеп иреште. Очучылар да шундыйрак проблема кичерә, дип уйлау дөрестер. Чөнки февраль азагы, март башыннан бирле бик күп халыкара рейслар ябылды. Европа кыйтгасы өстенә һәм Төньяк Америка күгенә Россия самолетларын гомумән дә кертмиләр. Без дә җавап йөзеннән аларныкын үткәрмибез. Ул гынамы, илебезнең көньягына урнашкан 11 зур аэропорт инде ярты елга якын эшләми. Пассажир самолетын хәрби очкыч, бигрәк тә хәрби-транспорт борты белән бутау очраклары кораллы конфликт барган урыннарда еш була торган хәл – бәласеннән башаяк. Җыеп әйткәндә, романтизм кимеп, күктән җиргә төшкән вакытлар бүген…

Наил Шәрифуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү