Карбызның «билен» үлчәргә кирәк?!

Кайчандыр бер фәнни-популяр журналда карбызның өлгергәнлеген билгеләүнең математик ысулы турында укыган идем. Авырлыгының карбыз әйләнәсе озынлыгына карата нисбәтеннән чыгып билгеләнә икән ул. Якынча күрсәткечләре таблицасы мондыйрак.

Авырлыгы (кг) Әйләнәсе озынлыгы (см)
2 49
4 62
6 71
8 78
10 84

Карбызның авырлыгын һәм “корсагы” әйләнәсен үлчибез (озынчасын ике урыннан үлчәп, уртача күрсәткечне алабыз).

Билгеле бер авырлыктагы карбызның әйләнәсе озынлыгы таблицада күрсәтелгәннән кимрәк икән, димәк, өлгермәгән. Күрсәткечкә туры килсә яки аннан зуррак булса – өлгергән. Ә инде күпкә зур булса – артык өлгергән (чери дә башлаган булырга мөмкин), дигән сүз.

Зиннур Мансуров. Казан


Фикер өстәү