Мәктәпкә ничек әзерләнергә?

Мәктәп формасы алырлык булырмы, йокы күлмәгеннән генә йөреп торырбызмы, аптыраган әле… Мәктәптә укучы баласы булган ата-ана бүген, уенын-чынын бергә кушып, әнә шулай дип баш вата. Соңгы берничә айда телдән төшмәгән коронавирус баланы мәктәпкә әзерләү мәшәкатенә дә үзгәреш кертте.

Моннан бер ел элек бу көннәрдә күп кенә ата-ана баласын мәктәпкә әзерли башлаган иде инде. Ыгы-зыгы башланганчы дип, алданрак аяк киенергә яратучылар уку-кирәк яракларын җәй башында ук җыя башлый иде. Быел исә ата-аналарның күпчелеге бу мәсьәләдә алдан чабарга ашыкмый. Министрлыктан: «Яңа уку елында гадәти режимда укыячакбыз», – дигән хәбәр килсә дә, чынлыкта алай булып бетмәс, кабат дистанцион укуга күчәргә туры килмәгәе, дип борчыла алар.

Шулай да соңгы арада мәктәпкә барырга дип балага дәфтәр, ручка ише вак-төяк кирәк-ярак сатып алучылар саны сизелерлек арткан. «Платформа ОФД» оешмасы белгечләре уздырган тикшеренү нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Белгечләр моны шактый вакыт бик астында торган кибетләрнең кабат эшли башлавы белән аңлата. Иң кызыгы шул: ата-ана канцтоварларның сыйфатлырак, кыйммәтлерәгенә өстенлек бирә башлаган. Бүген бала мәктәпкә барганда сатып алынган канцелярия кирәк-яраклары уртача 721 сумга төшә, ди белгечләр. Бер ел элек бу сумма 55 процентка азрак булган. Шушы вакыт эчендә сатылган канцелярия товарлары күләме дә 10 процентка арткан. Дөрес, соңгы арада кайбер товарларга ихтыяҗ кимегән. Әйтик, быел кибетләрдә пенал узган ел белән чагыштырганда 60 процентка кыйммәтрәк бәядән (уртача 799 сум тора) сатыла. Шуңа булса кирәк, аларны сатып алучылар саны да 26 процентка кимегән. Көндәлекләр сату да 21 процентка кимегән.

Табиб Инсаф Сабиров: «Букча авыр булмасын»

Инсаф Сабиров

Рәсми саннарга күз салсак, бүген мәктәп укучыларының 80 процентында умыртка баганасының кәкрәюе күзәтелә. Моңа нигездә мәктәп букчасының дөрес сайланмавы, чамадан тыш авыр булуы сәбәпче. Шуңа күрә балага мәктәп кирәк-ярагы алганда иң беренче чиратта букча сайлауга игътибар итәргә кирәк. 2 нче номерлы республика клиник хастаханәсе табибы, остеопат Инсаф Сабировның киңәшләре әтиәниләргә комачау итмәс.

Дөрес сайланмаган букча күтәреп йөргән баланың умыртка баганасы кысыла. Бу исә гәүдә төзелешендә хилафлыклар китереп чыгара. Киләчәктә ул умыртка баганасы кәкерәю, баш авырту, остеохондроз, аяк, үкчә, эчке органнар авырту кебек аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Гәүдә төзелешендәге тайпылышлар психикага да турыдан-туры йогынты ясый. Ни өчен дигәндә, алар кешенең эшкә сәләтен киметә, хәлсезләндерә. Шул рәвешле кешенең эш урынында да проблемалар башланырга мөмкин.

Бала сәламәтлегенә зыян салмаслык букча нинди булырга тиешме? Мәктәп букчасын сайлаганда иң беренче чиратта аның зурлыгына игьтибар итәргә кирәк. Аны баланың үзе белән бергә киертеп карап сайлау хәерле. Бала үсеп китсә дә курыкмыйча күтәреп йөрерлек булсын дигән исәп белән букчаның зуррагын алырга ярамый. Дөрес сайланган мәктәп букчасы баш артына тиеп торырга тиеш түгел. Аскы өлеше исә билдән түбән төшеп тормасын. Җилкә артыннан ян-яклары да күренеп тормаска тиеш. Зурлыгын туры китергәч, икенче эш итеп букчаның каешларына игътибар итәсе. Аның киңлеге 4 сантиметрдан да тар булмаска тиеш. Юкса, алар баланың җилкәсен басып, кырып торачак.

Букчаның арка өлеше исә тыгыз, каты булса хәерле. Бу очракта ортопедик букчага өстенлек бирергә киңәш итәр идем. Ул баланың умыртка баганасына көч китерми, аны кәкерәюдән саклый. Букчаның арка өлеше сулата торган материалдан тегелгән булса, баланың аркасы тирләмәячәк дигән сүз. Калган өлеше исә нык, җиңел, су үткәрми торган материалдан тегелергә тиеш. Аннан сәер, ят исләр дә килеп тормасын. Шунысы да бар: мәктәп букчасының игътибарны ерактан ук үзенә җәлеп итеп торган, ачык төстәгесенә өстенлек бирү хәерле. Аның алгы өлешендә, ян-ягында, каешларында яктылык кайтарткыч элементлар да булсын. Букчаның авырлыгы да мөһим. Башлангыч сыйныф укучылары өчен ул – 700 граммнан, урта һәм югары сыйныф укучысы өчен 1 килограммнан  артмаска тиеш.

Мәктәпкә әзерләнә башладыгызмы?

Айгөл Сәмигуллина, Кукмара районының Вахит авылында яшәүче биш бала анасы:

– Август ахырына кадәр сабыр итәбез әле. Көзен кабат дистанцион рәвештә укытсалар, алдан мәктәп кирәк-ярагы алып куюдан мәгънә юк. Өлкән улларыбыз Динислам белән Сөләйман башлангыч сыйныфта укый. Беренче сыйныфка барасы булмагач, балаларга мәктәп формасы аласы булмаячак. Чалбарларын яңартсак кына. Канцтоварларны исә җәй ахырында да алып була. Быел балаларны мәктәпкә әзерләү өчен узган елгы кебек үк якынча 12 мең сум акча тотарбыз дип өметләнеп торам.

Зөлфия Гыйззәтуллина, Мамадыш районы Катмыш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы:

– Быел улым Илһам җиденче сыйныфка бара. Кечерәк вакытта мәктәпкә әзерләнгән, кибеттән кирәк-ярак җыйган көнне түземсезлек белән көтеп ала иде, хәзер бик исе китми. Мәктәпкә барганда нәрсәләр кирәк булачагын барлап куйсак та,  берни дә алмаган әле без. Мәктәп формасын әзерне генә алырбыз дип торабыз. Балага кием сайлаганда иң элек аның сыйфатына игътибар итәм. Быел мәктәпкә әзерлек өчен киткән чыгымнарны 5 мең сумнан да арттырмаска исәп.

Лилия Галиева, пешекче (Казан):

– Берничә көн элек кенә тугызынчы сыйныфка баручы кызыбыз Лиананы баштанаяк киендереп, мәктәп кирәк-яраклары җыеп кайттык. Ел саен җәйге ялга чыккач кулга алган акчаның бер өлешен баланы мәктәпкә әзерләүгә тотам. Быел моның өчен 18 мең сум акча тоттык. Озак ачылмыйча торгач, хәзер күп кенә кибетләрдә зур ташламалар бит. Мәктәп кирәк-яракларыннан тыш кызыбызга  көзге өс киемнәре дә алып куйдык. Дөрес, мондый чакта сыйфатлы кием табу кыенрак. Безгә дә шактый сайланырга туры килде. Кайсының җебе киткән, кайсының табы бар. Игътибарлырак булырга кирәк. Иң мөһиме илләр тыныч булып, балалар исән-сау элекке режимда укысыннар гына.

Алсу Фазлыева, җырчы:

– Безнең өчен сентябрь ае аеруча кызу булачак. Ник дигәндә, быел төпчек улыбыз Ильяс беренче сыйныфка укырга керә. Улыбыз әле генә туган кебек иде, инде мәктәпкә барыр вакыты җиткән. Күңел тула. Әле бу көннәрдә генә Ильяс инглиз теленнән репетиторга йөри башлады. Кабат дистанцион укулар булырмы-юкмы дип билгесезлектә яшәгәндә: «Әллә быел улыбызны укырга кертмичә торыргамы икән?» – дип тә уйлаган идек. Әмма безгә августта җиде яшь тула. Кирегә юл юк инде. Мәктәп кирәк-яраклары җыярга өлгермәдек. Әле бит кибетләр дә яңарак кына эшли башлады. Мәктәп кирәк-яракларын августта алырбыз дип уйлаштык. Балага форма алганда иң элек аның уңайлы булуына, нинди тукымадан тегелгәнлегенә игътибар итәм. Малайларга, ким дигәндә, ике чалбар кирәк. Өчәү булса да комачауламый. Төпчек улыбыз бик хәрәкәтчән. Аяк киеме җиткереп булмас, мөгаен. Мәктәпкә әзерлек безнең гаиләдә аерым бер вакыйга буларак кабул ителә. Мәктәпкә кирәк-яраклар алу өчен аерым бер көн бүлеп бирәбез. Бу көнне булган барлык эшләрне кичектереп торабыз. Баланың күңелен күтәрерлек булсын. Бу көнне бәйрәмгә әйләндерү баланы мәктәпкә баруга рухи яктан әзерләргә дә ярдәм итә. Быел мәктәпкә әзерлек өчен уртача 20 мең сум акча китәр дип торабыз.


Фикер өстәү