Проектта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
«Күзлек» лабораториясе «Апуш» балалар татар театр студиясе тарафыннан оештырылган. Бу –Казан мэриясе проекты, ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Проектның максаты – балаларда театр сәнгате аша туган телгә, мәдәнияткә һәм әдәбиятка мәхәббәт уяту. Катнашучылар кыска вакыт эчендә аерым язучының әсәрләрен өйрәнү һәм алар буенча сәхнә эскизларын тәкъдим итү өчен иҗади командаларга берләшәләр.
«Балалар белән талантлы сәхнә осталары эшли, һәм аның ни дәрәҗәдә фидакарь хезмәт икәнен һәрберебез таный. Сәхнә осталыгы ул мөстәкыйль фикер йөртү, тырышлык таләп итә. Бу лаборратория – фәлсәфи фикерләргә өйрәтә торган чара. Әлеге алымнар телебезне саклау, үстерү өчен иң үтемле чараларның берсе дип уйлыйм. Безгә Казаныбызда туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрү мөһим. Командагызга зур рәхмәт, киләчәктә дә без теләктәшлек күрсәтергә һәм ярдәм итәргә әзер», – дип белдерде Марат Әхмәтов һәм Казан мэриясе командасына башкарган эшләре, туган телне саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында, Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, «Күзлек» балалар театр лабораториясе фестивален үткәрү датасы – 25 август – очраклы гына сайланмаган. «Бу көн татар мәдәнияте өчен аерым әһәмияткә ия. 25 август – Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Бүген Туфан Миңнуллинның туган көне. Безнең педагогларның, режиссерларның идеяләре һәм Апушка килүче яшь буын булса без 25 август көнне һәрвакыт шулай җыелачакбыз. Без шуңа өметләнәбез», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
2024 елда «Күзлек» балалар театр лабораториясенең беренче сменасы нәкъ менә аның Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган иде. Быел өч күренекле шәхесне алганнар. Мәсәлән, язучы Фатыйх Әмирханның тууына 140 ел тулу уңаеннан катнашучылар аның әсәрләре буенча эскизлар әзерләгәннәр. Ә эскизның музыкаль бизәлешен композитор Азат Хөсәенов истәлегенә багышлаганнар.
Быел җәйге смена Лаеш районында урнашкан «Санта» балалар лагере базасында узган һәм 12 көн дәвам иткән. Программага мастер-класслар, иҗади очрашулар һәм дискуссия мәйданчыклары кертелгән. Балалар белән төрле юнәлешләрдә «Апуш» студиясенең чакырылган кунаклары һәм педагоглары – Татарстан Республикасының атказанган артистлары эшләгән.
Бу юлы «Күзлек» лабораториясендә «Апуш» балалар татар театр студиясендә тәрбияләнүчеләр, «Алмачуар» яшьләр театр фестивалендә җиңүчеләр, шулай ук Әлмәт, Яр Чаллы һәм Мәскәү театр студияләренә йөрүче балалар шөгыльләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез