Газетага язылу

Комбайнчы Рәмис Хәнәфиев: «Авылдан бер дә китәсем килмәде»

Рәмис Хәнәфиев быел алтынчы урагына чыкты. Теләче районының Иске Җөри авылы егете ипинең тәмен яхшы белә.

Комбайнчы Рәмис Хәнәфиев: «Авылдан бер дә китәсем килмәде»
Фото: шәхси архивтан

– Безнең бакча башында гына машина-трактор паркы һәм амбар бар. Мәктәптә укыганда ук урып-җыю чорында шул ындыр табагында ашлык чистарта торган идек. Аннан соң безнең ише малай-шалайлар авылда мотоцикл төзәтеп, техника маен иснәп үсә. Шуңа күрә дә миңа авылда һәрнәрсә кадерле: табигате дә, саф һавасы, мондагы мохит тә. Авылдан бер дә китәсем килмәде, – ди Рәмис.

Сабадагы авыл хуҗалыгы көллиятен тәмамлый ул, читтән торып Казанда да белем ала. Башта гади тракторда эшли, аннары аңа зуррак техниканы ышанып тапшыралар. Ә 2021 елдан кыр корабын да иярли башлый.

– Эшемдә иң дулкынландыргыч, истәлекле мизгел зур, заманча комбайн штурвалына утыру булгандыр. Укыганда андый техника турында хыялланган да булмады. Ул чакларда курку да, шикләнү дә, шул ук вакытта горурлык та булды күңелдә. Яшермим, өйрәнү җиңел булмады. Хәзер инде болар барысы да артта калды. Барысына да ияләндек, төнлә торгызып утыртсалар да, күз йомып булса да эшли алабыз. Эш урыныннан да бик канәгать: әйбәт ашаталар, хезмәт хаклары яхшы, махсус киемнәр бирәләр. Хуҗалар да хәлгә керә белә, шуңа күрә эшләве дә рәхәт, – ди Рәмис. – Ялгызың гына эшләп тә, яшәп тә булмый. Әле ярый үрнәк алырдай, киңәш сорардай механизатор абыйлар бар. Тәҗрибәм бик күп булмаса да, яшь егетләргә үзем дә ярдәм итәргә тырышам. Яшьләр бар, ләкин алар тагын да күбрәк булсын иде.

Быелгы яңгырлы җәй эшләрне бераз тоткарласа да, игенчеләр бирешми.

– Быел, чыннан да, үзенчәлекле урып-җыю. Яңгырлар эшне тоткарлый, шулай да ашлыкны калдырып булмый, ничек тә җиңеп чыгарга тырышабыз, – ди ул. – Иң мөһиме – техника ватылмасын. Вак-төяк төзәтүләр булгалый инде, аларын урында хәл итәбез дә алга таба китәбез. Инженерлар да бик нык ярдәм итә. Комбайнчылар арасында ярышу, узышу бар. Башкалардан калышасы килмәү теләге дә көчле, шуңа күрә комбайнчыларга сабырлык, имин еллар, мул уңышлар телим.

Үзе чәчеп, үзе җыеп алгач, хезмәт тәме тагын да кадерлерәк, табындагы икмәк тә тагын да тәмлерәк була шул.

– Элек безне әти үз янына җыеп сөйләшеп утырырга ярата иде, хәзер үзем улым белән шулай аралашам. Табын янына утыргач та, кечкенә балама: «Монда бит минем дә хезмәт кергән, улым», – дип әйткән чакларым бар. Табыннар гел шулай мул, ипекәйле булсын иде. Тырышып чәчкәч, мул итеп икмәген дә аласы килә. Уңышы яхшы булсын иде, дип телисең. Шуңа күрә ашлык өлгерә башлагач, күңел кырга ашкына. Тизрәк басуга чыгып, беренче бункерны тутырып кайтасы килә, – ди игенче.

Рәмис хәзерге вакытта тормыш иптәше Миләүшә һәм улы Рамазан белән төп йортта гомер кичерә. Әниләре, авыл хуҗалыгында эшләп, бүгенге көндә яшьләргә бала тәрбияләргә булыша. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асраучы тырыш гаилә авылның һәм хезмәтнең бар рәхәтен һәм бәрәкәтен тоеп яши.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре