Татарстанда кемнәрнең Яңа ел премиясенә күбрәк өметләнүен ачыклаганнар

Республикада яшәүчеләрнең 36 проценты гына аны алуга исәп тота.

SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, республикада яшәүчеләрнең 36 проценты гына ел йомгаклары буенча премия алуга өметләнә. Шул ук вакытта эш бирүчеләрнең 44 процентны премия бирергә җыена (25 проценты – барлык хезмәтләргә, ә 19 проценты – кайберәүләргә генә).

Хатын-кызлар, шулай ук 34 яшькә кадәрге хезмәткәрләр өстәмә акчаны башкаларга караганда күбрәк көтә. Шул ук вакытта аена 80 мең сум һәм аннан күбрәк алып эшләүчеләр премиягә кемгә караганда да күбрәк өметләнә.
Респондентларның 19 проценты Яңа ел премиясен – бурыч түләүгә, 15 проценты – мая туплауга, 11 проценты – ялга, 10 проценты – бәйрәм бүләкләренә һәм гаилә ихтыяҗларына тотарга ниятли.


Фикер өстәү