Йомырка бәясенең кайчан төшәчәген әйткәннәр

Россиядә йомырка бәясе инде язын ук төшәргә мөмкин. Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе беренче урынбасары Сергей Митин “Парламентская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. Әмма ул, Хөкүмәт эшләгән чаралар нәтиҗәле булып чыккан очракта шулай булачак, дип тә өстәгән.

Аның сүзләренә караганда, йомырка бәясе үсү сәбәпләре – ягулык, производствоны тоту, хезмәт хакы түләү, логистика чыгымнары арту. Митин бәяләрнең Үзәк Банк билгеләгән инфляция күрсәткеченә генә артырга тиешлеге белән килешсә дә, кызганычка, кайвакыт алай булып чыкмый, дип искәрткән.
Сергей Митин фикеренчә, хәзерге вакытта иң мөһим бурычларның берсе – җитештерүчеләргә җитештерү күләмнәрен арттыруга этәргеч бирү.


Фикер өстәү