Татарстанда 3-7 яшьлек балалы 15 мең тирәсе гаилә өстәмә түләүләр алачак

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның “Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” Указы нигезендә Татарстан Республикасында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өстәмә түләүләр алачак.

Республикада яңа айлык түләүне алучылар булып бер кешегә уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр торачак. Татарстанда әлеге яшәү минимумы 9 450 сум күләмендә билгеләнде.

Түләү шунда ук бер елга билгеләнә. Аның күләме төбәктә узган елның икенче кварталында балага билгеләнгән яшәү минимумының яртысына тигез булачак һәм 4 686,50 сум тәшкил итәчәк (2019 елның II кварталына — 9 373 сум). Әгәр 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар (шул исәптән) берничә булса, түләүләр аларның һәркайсына билгеләнә.

Быел 1 июньнән башлап Татарстан гаиләләре яңа түләүләр алуга гариза бирә алачак. Шул ук вакытта 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособие 2020 елның 1 гыйнварыннан исәпләнә башлаячак. Ягъни, әгәр гаиләдә 2020 елның 1 гыйнварына 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге бала булса, гаилә 2020 елның беренче 5 аенда шулай ук акча алачак.

Әгәр балага өч ел гыйнвардан июньгә кадәр вакыт аралыгында тулса, гаилә өстәмә түләү алачак.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособие билгеләү өчен гражданинга РФ дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ яки яшәү урыны буенча социаль яклау органнары аша электрон гариза бирү җитә. Башка барлык документларны социаль яклау органнары үзләре җыячак.

Татарстан Республикасында пособиегә 15 мең тирәсе гаилә исәп тота ала. Моңа бюджетта 831,76 млн сум акча каралган.


Фикер өстәү