Дмитрий Медведев Казанның дары заводында булды

Казанга бер көнлек эш визиты белән Россия Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килеп китте. Татарстан башкаласында ул оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эше белән танышты һәм киңәшмә үткәрде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән берлектә Дмитрий Медведев Казан дары заводына барды. Анда РФ Кораллы көчләрен дары, сугыш кирәк-ярагы белән тәэмин итү турында сөйләштеләр.

– Махсус хәрби операция шартларында сугыш кирәк-яраклары запасы күпкә артты, – диде Дмитрий Медведев киңәшмәдә. – Хәрби сәнәгатьнең бурычы – Кораллы көчләрне тәэмин итү, шул ук вакытта әлеге продукцияне җитештерү күләмен генә түгел, заманча технологияләр, яңа эшләнмәләр кулланып, сугыш кирәк-яракларының нәтиҗәлелеген дә арттыруга ирешергә кирәк.

Идел буе федераль округына кергән төбәкләрнең җитәкчеләре белән контракт буенча хәрби хезмәткә алу турында да фикер алыштылар.

 

 


Фикер өстәү