Белоруссиядә Татарстан мәдәнияте көннәре башланды

11–14 сентябрьдә Беларусь Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре уза. Минск һәм Молодечно шәһәрләрендә үткәреләчәк чаралар турында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Беларусь мәдәният министрының беренче урынбасары Валерий Громада Татарстан көннәренә зур өметләр баглавын яшермәде.

– Татарстанда мәдәни мираска, традицияләргә карата мөнәсәбәт бик үзгә, аларга бик сак карыйлар. Без моны Татарстан мәдәнияте көннәрендә дә күрербез дип уйлыйм. Бу көннәр – кино, театр, әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен дә яхшы форсат, – диде ул.

Беларусьтагы Татарстан мәдәнияте көннәрен 12 сентябрьдә Качалов исемендәге Зур драма театры ачып җибәрә. Тамашачыларга алар «Ревизор», «Женитьба Фигаро», «Скрипач на крыше» спектакльләрен, «Когда зажгутся фонари», «Бал воров» һәм «Пыль в глаза» тамашаларын күрсәтәчәк.

Моннан тыш, кайбер чаралар Беларусь Республикасының Милли китапханәсендә узачак. Татарстан мәдәнияте көннәре кысасында ике якның да кинематографчылары очрашып фикер алышачак, «Халык кул эшләнмәләрен үстерү өчен шартлар тудыру» темасына «түгәрәк өстәл» узачак.

– Качалов театры гастрольләреннән тыш, төп чаралар арасында Татарстан осталары концерты да бар. Сүз уңаеннан, мондый концерт башкалада гына түгел, Молодечно шәһәрендә дә узачак. Иҗади очрашулардан тыш, Татарстан Республикасы Милли музее белән Белоруссия Республикасы Милли тарихи музее арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланачак, – дип сөйләде чаралар турында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Гомумән алганда, Татарстаннан 160 кешелек делегация киткән. Алар арасында Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры, Татарстанның Дәүләт фольклор музыка ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры да бар.


Фикер өстәү