Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында 232 нче сезон ачылды

Бүген Казанның В.И. Качалов исемендәге академия рус Зур драма театрында чираттагы, 232 нче сезон ачылды. Яңа сезонның беренче спектакле Н.В. Гогольнең «Ревизор» комедиясе булды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатыны Луиза ханым белән спектакль карады, актерлар белән аралашты һәм театр труппасын истәлекле вакыйга белән котлады.

Качалов театрының сәнгать җитәкчесе, директоры Александр Славутский режиссеры булган «Ревизор» премьерасы быелның июнь аенда зур триумф белән узган иде. Танылган режиссерның Николай Васильевич Гогольнең үлемсез комедия материалына икенче тапкыр мөрәҗәгать итүе символик мәгънәгә ия. Әлеге классик әсәр беренче тапкыр Качалов театрында 1994 елда чыга, аны шулай ук өлкән Славутский куя.

Александр Славутский үзенең яңа спектаклендә вөҗдан һәм намус турында искә төшерә, тамашачыны эчтән үзе белән үзе сөйләшергә мәҗбүр итә. Спектакльдә катнашучы актерлар составы бик да бик кызыклы. Комедиядә Татарстанның халык артистлары Илья Славутский һәм Елена Ряшина, республиканың атказанган артистлары Александр Малинин, Илья Скрябин, Алексей Захаров, Надежда Екилева, Ирина Вандышева һәм башка актерлар уйный.

Спектакльне чыгару өчен ун ай чамасы вакыт киткән. Ике өлештән торган комедия тәнәфес белән өч сәгатьтән артык дәвам итә. Бу музыка һәм бию белән аралаштырып барылган динамик спектакль.

Спектакль зур уңыш белән үтте. Соңыннан сәхнәгә Дәүләт Советы Рәисе исеменнән кәрҗин белән чәчәкләр чыгардылар.

«Яңа Ревизор» театр сезоны ахырына кадәр Качалов театры сәхнәсендә әле күп тапкырлар уйналачак. Киләсе тамаша 29 сентябрьдә була.


Фикер өстәү