Россиядә тагын 10 “Хезмәт батырлыгы шәһәре” пәйда булган. Бүген Россия Президенты Владимир Путин аларга мактаулы исемнәр биргән.
Шулай итеп, Владимир, Воткинск, Находка, Новомосковск, Подольск, Прокопьевск, Рубцовск, Рязань, Улан-Удэ һәм Ханты-Манси шәһәрләрендә яшәүчеләрнең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән саллы өлешләре билгеләп үтелгән.
Исегезгә төшерәбез: 2020 елда Казан шәһәре “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеменә лаек булды. Ә быел май аенда “Казан-2” вокзалы янәшәсендә Татарстан Республикасының бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышлап стела ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.