«Маратка рәхмәт әйт әле»

Җай чыкканда, йомыш төшкәндә район үзәгенә барырга яратам. Таныш-белеш күп очрый. Мин таныганнары, танымаганнары, онытканнары да исемләп эндәшеп, хәл-әхвәл белешеп китә. Район газетасы редакциясендә егерме елдан артык эшләгәнгә, шөкер, әле дә онытмыйлар. Бигрәк тә өлкән буын, аларның күбесе «Ватаным Татарстан»ны укый, инде тагын егерме елга якын анда эшләвемне белә, минем язмаларым турында да, башкаларныкы турында да фикерләрен әйтергә яраталар. Ашыкма, иренмә, тыңла гына…

Шушы көннәрдә тагын Балтачка барырга туры килде. Юл уңае дип базарга сугылмакчы идем, каршыма килүче 65–70 яшьләрдәге бер ханым туктатты.

– Гөлсинә сеңлем, очравың әйбәт булды әле, ничек кенә өегезгә шалтыратыйм дип йөри идем. Мин сезнең газетаны «Социалистик Татарстан» чагыннан укыйм. Әле дә килгәнен көтеп алам. Бөтен журналистлар да бик әйбәт яза. Әмма Маратның – Марат Кәбировның язганнарын аеруча яратып укыйм. Бигрәкләр дә булдырып яза бит ул! Без уйлап йөргән әйберләрне, безнең күңелдәгеләрне шулкадәр матур итеп, әллә нинди фәлсәфи мәгънәләр салып әйтә дә бирә инде менә… Карале, мин дә күпме шуны уйлап йөрдем бит дисең. Уйлавын уйлыйбыз да, тик Марат кебек итеп әйтә, яза белмибез шул.

– Шуңа күрә язучы бит инде ул. Шәп язучы, – дим.

– Шәп язучы шул, – дип килешә апаем. – Күрсәң, рәхмәт әйт әле шул Маратка. Балтачтан Сания апаңнан диген. Синнән гел шундый язмалар көтеп торалар диген.

– Ярар, – дип саубуллаштым да уйга калдым. Әле кайчан Казанга барам, әле кайчан Маратны күрәм… Өстемдә әманәт булып йөрмәсен дип, Сания апаның рәхмәтен газета аша җиткерергә булдым. Кабул итеп ал, Марат!

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү