«Соңгы сулышына кадәр антына тугры калды»: Татарстанда 36 яшьлек 3 бала әтисен соңгы юлга озаттылар

6 сентябрь көнне Саба районының Шәмәрдән халкы Украинада махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Руслан Исхаковны соңгы юлга озатты. Ул 25 августта куркыныч бәрелештә башкаларны яклап һәлак булган.

Аның гомеренең соңгы мизгелләрен хезмәттәшләре түбәндәгечә сурәтли. «Саба таңнары» газетасы язуынча, «Тимер» батальоны шәхси составы җибәргән хатны Руслан Исхаковны җирләү мәрасимендә Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров укыган.

«2023 елның 25 августы безнең арадан «Рус»ны (Русланның кушаматы) алып китте. Ул Запорожье өлкәсенең Работино торак пункты янында барган бәрелештә батырларча һәлак булды.

«Рус» Ватан алдындагы бурычын соңгы сулышына кадәр үтәде, антына, принципларына тугры калды. Эссе август көннәрендә аларның подразделениесенә катлаулы һәм куркыныч бурыч куелды. Төркем белән рота командиры җитәкчелек итте, рядовой Руслан Исхаков та шул составта иде. Атышларның бер дә туктап тормавына да карамастан, төркем алга ыргыла һәм дошман позицияләренә барып җитә.

Ике арада аяусыз атыш башлана, гранаталар оча. Дошман чигенә, әмма өстәмә көч туплау өчен генә. Чираттагы бәрелештә инде көчләр тигез булмый, каршы як авыр бронетехниканы да эшкә җигә. Шуннан соң рота командиры яңа рубежга күчәргә карар кыла, ә төркемнең чигенүен «Рус» каплый, ул шәхси коралдан ут ачып, дошманга баш күтәрергә дә ирек бирми. Нәтиҗәдә төркем яңа позициягә югалтусыз күченә һәм бәрелешне дәвам итә.

«Рус»… Шат күңелле, тыныч егет иде. Ротадагыларны кыр шартларында үзе әзерләгән кулинария ризыклары белән шатландырып торды.

Командование һәм «Тимер» батальоны составы Русланның гаиләсенең, якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклаша. Бу авыр минутларда безнең йөрәкләр сезнең белән. Сугышчы булу, димәк, ул – мәңге яшәү. Руслан чын хәрби иде, һәм аның турында якты истәлекләр күңелләрдә һәрвакыт сакланыр», – дип язганнар яу кырында калган хәрбиләр бу хатта.

Руслан Исхаковка 36 яшь булган. Ул, контракт белән хәрби хезмәткә киткәнче, «Шәмәрдән нефть продуктлары» филиалында эшләгән. Аның тол хатыны һәм 3 баласы калды: Әхәткә – 17, Сәмиргә – 13, Илһамга 7 яшь.

Хушлашу чарасында катнашкан Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов хәрби операциядә башын салган батыр ир-егетнең тормыш иптәше Римма ханым янына килеп, аның һәм балаларының кайгысын уртаклашты.

«Безнең районга авыр югалту кайгысы килде. Ватанны саклап гомерен биргән егет белән хушлашабыз. Руслан Апаста туып-үскән, Шәмәрдәнгә килгәннән соң гаилә корып, балалар үстереп, безнең район кешесе булды. Кайда гына эшләсә дә, тырышты. Махсус хәрби операция башлангач та, беренчеләрдән булып, республикада хәрби хезмәткә үз теләкләре белән китүчеләрдән тупланган «Тимер» батальонында Донбасска китте. Ватанны саклау хезмәтен сайлады. Без аны югалттык. Бүген гаиләсенә иң авыр көннәр. Авыр туфрагы җиңел булсын. Без Русланны бервакытта да онытмаячакбыз», – диде Рәис Миңнеханов һәм район, республика тарафыннан аның гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Матәм митингында район җитәкчеләре, авылдашлары, хезмәттәшләре, дуслары, сыйныфташлары катнашты. «Безне уртак кайгы берләштерә. Руслан Хәмид улы белән хушлашабыз. Ул беркайчан да башкалар җилкәсе артына качып йөрмәде, шуңа да Ватан мәнфәгатьләре хакына гомерен кызганмады. Батырларның даны мәңгелек», – диде Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев.

Руслан Исхаков хәрби операциядә күрсәткән геройлыгы өчен «Батырлык» ордены белән үлеменнән соң бүләкләнгән.

 


Фикер өстәү