Рөстәм Миңнеханов “фототозак”ка эләккән ак барсларны күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае тыюлыгында “фототозак”ка эләккән кар барслары видеосы белән уртаклашкан. Рәис аны үзенең телеграм-каналына урнаштырган.

“Красноярск крае тыюлыгындагы “фототозак”ка кар барслары эләккән! Бу ертычларның җитезлеген күрегез әле!” –дип сокланып язган Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук кар барсларының Татарстан символы булып торуларын, Кызыл китапка кертелүләрен искә төшергән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика да ирбисларны саклау буенча эшли, тарихи ватаннарында ак барсларны саклау-тергезү үзәген төзи.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов 2022 елның җәендә Алтайда “Кар барсы” биологик күптөрлелекне саклау үзәген булдыру буенча киңәшмә үткәргән иде.
Алтай территориясе –ак барслар “ватаны”. Анда ирбисларның (ак барс) яшәве өчен бик уңайлы табигый мохит хөкем сөрә.


Фикер өстәү