Җырчы Миләүшә Сафина: “Бик авыр сүзләр ишеттем”

Миләүшә Сафина көчле рухлы ханым. Кызы Мәрьямне ничек итеп тәрбияләвен интернет аша күреп торабыз. Бәхетенә, кызына әти, үзенә ныклы терәк, иңен куярлык ир насыйп булды үзенә. Бүген Миләүшә ни хәлләрдә яши? Шалтыратып җырчының хәлен белештек.

– Мәрьям зур кыз булды инде. Энеләре дә үсәләр. Кызым – аларны, энеләре апасын бик ярата. Мәш килеп ятабыз, — ди Миләүшә.

Алар Питрәч районының Көек авылында гомер итәләр. Мәрьямне йөртергә уңайлы булсын дип, шәхси йортка күчкәннәр иде. Миләүшәгә кызын карарга булышучылар күп хәзер. Элегерәк әнисе генә булышса, хәзер иренең әти-әнисе, әбисе дә, туганнары да ярдәм кулы сузып тора икән. Миләүшәнең эшләре уң булсын, иҗаты сүнмәсен өчен тырыша алар.

– Иҗат дигәннән, яңа җырлар яздыра башладым. Клип төшерәбез. Мин бит челтәрле бизнеста. Көн туган саен шушы эшемә рәхмәтлемен. Авыру бала үстерү җиңел түгел. Бер карасаң, кешедән акча да сорап утырып була. Кайчандыр миңа да балам өчен ярдәм сорарга туры килде. Әмма ул чакта бик авыр сүзләр ишеттем. Шуннан соң ничек балама булыша алырлык эш булсын иде дип теләдем. Хәзер менә эшләгән акчам иҗатыма да, балаларыма да җитә, – ди Миләүшә. – Авыр вакытлар артта калды. Язмышыма бик тә рәхмәтлемен. Мәрьямемә дә, улларыма да вакыт табам. Кызымны паркларга алып чыгып йөртәм. Өйдә генә ятмасын дим. Кайчакларда авыр булса да, зарланмыйм. Кызгануларын да яратмыйм. Авыру бала белән акча бигрәк күп кирәк. Ә аның өчен бик тырышып эшләмичә булмый. Берәүгә дә китереп бирмиләр. Шөкер, бизнестагы командам үсә, авыру бала үстерүче әниләргә акча эшләргә өйрәтәм. Тормышыма шөкер итәрлек. Якыннарым исән-сау, янәшәмдә. Шушы бәхет бит инде!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү