Россия Президенты Владимир Путин 2024 елда узасы сайлауда катнашырга карар кылса, аңа беркем дә көндәш була алмаячак. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков РБК басмасына биргән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.
– Әгәр Президент 2024 елда узачак сайлауга үз кандидатурасын тәкъдим итәчәк дип фаразласак, безнең илдә аңа беркемнең дә көндәш була алмаячагы көн кебек ачык, – дигән ул әңгәмәсендә.
Дмитрий Песков сүзләренә караганда, әлегә Путин сайлауга үз кандидатурасын тәкъдим итмәгән.
– Әмма аның халык арасындагы абруе бик зур мөмкинлекләр бирә һәм шул ук вакытта зур җаваплылык булып тора, – дип ачыклык керткән ул