«Сине үскәч берәү дә кияүгә алмаячак, чөнки син фил кадәр»

Мәктәп бусагасын атлап керү балага шатлык кына түгел, стресс та. Кызыксынулары да, дөньяга карашлары да төрле булган балаларны бик үк күңелле булмаган күренешләр да сагаларга мөмкин. Шуларның иң киң таралганнарын барлап, балаларны саклау-яклау өчен ата-аналарга нишләргә кирәк икәнен ачыкладык.

Мәктәп кайчан газап була?

Статистика буенча, мәктәп укучыларының 20–50 проценты яшьтәшләре тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар ителә. Фәнни тел белән әйткәндә, буллинг бу. Буллинг корбаннарын табу җиңел түгел. Ник дигәндә, бу хакта ачылып сөйләү күңелле эш саналмый. Шулай да башларыннан узганнар белән уртаклашучылар (исемнәрен үзгәртү шарты белән, билгеле) табылды.

– Мин мәктәпкә укырга кергәндә таза кыз идем. Нәселдән дә киләдер, безнекеләр барысы да – эре сөякле. Әмма бала-чага яшендә моны кимчелек итеп кабул итәсең бит инде, – дип сөйләде хәзер инде икътисадчы булып эшләүче Әлфия. – Классташларымның күпчелеге малайлар иде. Иптәш булырдай кызлар да юк диярлек. Ә малайларның теле  ачы борыч белән бер. Нинди генә сүзләр яудырмадылар инде! Укытучыга барып зарланганым да булды хәтта. Әмма бер тапкыр да кайтып еламадым. Хәзер генә ул ата-аналар балалары өчен мәктәпкә барып ниләр генә эшләми. Без укыганда алай түгел иде.

Классташ егетенең бер сүзе аеруча күңеленә тия Әлфиянең. «Сине үскәч берәү дә кияүгә алмаячак, чөнки син фил кадәр», – дигән иде ул. Иң кызыгы – 11 нче сыйныфны бетергәндә бергә вальс биедек. Филләр онытылган иде инде ул чакта. Классташлар очрашуында да бу сүзләре өчен гафу үтенде. Сыйныфтагылардан иң беренче булып мин гаилә кордым. Хәзер инде ул кадәр таза түгелмен. Студент чакта ябыктым, махсус залга йөрдем», – дип сөйләде ул.

Хәзерге көндә Казанда яшәүче Рамилә исә буллинг корбаны түгел, сыйныфташын эзәрлекләүчеләрнең берсе булган.

– Яшермим: безнең сыйныфта төрле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар укыды. Мин хәллерәк гаиләдән идем. Шундыйлар белән берләшеп, башкаларны рәнҗеткән чаклар булды, – дип искә ала ул. – Сүз дә юк, мин бу гамәлләрем өчен хәзер шулкадәр үкенәм! Миңа бик оят. Хәтерлим: әтисез үскән, әнисе дә район үзәгендә кибетче булып эшләгән бер кыздан аеруча көлә идек. 1 сентябрьгә барыбыз да яңа кием-салым, букча тотып киләбез. Ә аның гел бер сәләмә кием. «Кара, минеке нинди матур!» – дип, аның каршына басып, яңа күлмәгем белән мактанганым истә. Әйтәм бит, хәзер боларны искә алу йөрәгемә кылыч кадаган кебек. Бала-чага шулкадәр усал була белә икән, дим. Әле гаиләм юк. Әмма балаларыма буллингның, башкаларга өстен карауның ни дәрәҗәдә дөрес түгел икәнен һичшиксез аңлатачакмын. Шунысына да аптырыйм: ник әти-әни, укытучылар бер сүз әйтмәгән икән? Хәер, ул кыз бездән зарланмады да бугай инде…

Саннар ни сөйли?

Әңгәмәдәшләрнең: «Бала-чага усал да була белә икән», – дигән сүзен саннар да раслый.

 2022 ел ахыры – 2023 ел башына 49 меңнән артык бала мәктәптә контрольгә алынган икән. Бу алдагы еллар белән чагыштырганда 8–10 тапкыр күбрәк. Аерым игътибар таләп ителгән укучыларны махсус «тамгалыйлар» да әле. Әйтик, яшел зона (укуда калышучылар, гадәттә, имин булмаган гаиләләрдән), сары зона (дәресләрне калдыручылар, тәртипсезләр), кызыл зона (усал балалар, ПДН игътибарындагылар).

Республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең еллык хисабындагы мәгълүматларга ышансаң, 2022 елда  кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең 1758е яшьтәшләре эзәрлекләвенә бәйле булган.

Белгеч сүзе

Практик психолог Зөһрә Кәримова әйтүенчә, балаларның мәктәптә төрле тискәре күренешләр белән очрашуына күп нәрсә сәбәпче була ала.

– Буллинг, төрле төркемнәр йогынтысыннан тыш, балаларның 3 ай дәвамында бер-берсе белән очрашмавы, башка дуслар табуы, кемнеңдер каядыр ял итүе, нидер эшләве көнчелек уятырга мөмкин, – ди белгеч. – Мондый очракта ата-аналарга баласы белән сөйләшергә генә кала. Аның көне ничек узган, бүген ул нинди яңалык белгән. Шул рәвешле баланың кызыксынуларын аңларга була.

Психолог әйтүенчә, буллинг ише күренешләр баланың үз-үзенә ышанычын киметә. Мондый вакытта ата-анага бигрәк тә терәк-таяныч булырга кирәк. Баланың хис-кичерешләрен уртаклашу зарур. Психология телендә бу «хисләрне контейнерга салу» дип атала.

Зөһрә Кәримова баланың кызыксынулары хакында даими сорашып торырга куша. Чөнки бүген яраган иртәгә инде искергән булырга да мөмкин. Бала белән элемтәне югалтмас, бер дулкында булу өчен дә мөһим бу.

– Балага булышам дисәң, аны күзәтергә кирәк. Контроль турында түгел сүз. Хисләрен, эмоцияләрен күзәтергә. Еш кына балаларның төрле төркемнәргә кушылуы авторитетлы кешеләрнең – ата-ана, якыннарның аларның тормышында катнашмавыннан башлана, – дип аңлатты белгеч.

Нәфрәт белән түгел, мәхәббәт белән яшәүче балалар явыз булмаячак. Монысы – республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец фикере. «Әгәр мәктәптә бала үзен агрессив тота икән, димәк, аның өендә барысы да яхшы түгел. Мәхәббәт һәм игелек белән яшәүче бала үзенең агрессиясен яшьтәшләренә чыгармас», – ди ул.

Яшьләр «тел»е

Яшьләр телен аңлыйм дисәң, аерым сүзлек кирәк. Балагызның шундый сүзләр кулланганы бардыр бит?

Агриться – ачулану, усаллану

Бэсти – якын дус

Вайб – мохит, халәт

Зашквар – оят, хурлык булырдай эш

Кринж – башка кешенең эш-гамәлләре өчен оялу

Криповый – куркыныч

Пруф – дәлил

Рандом – очраклы

Рофл – мәзәк хәл

Факап – уңышсызлыкка дучар булу

Бумер – хәзерге чынбарлыкны кабул итәргә теләмәгән кешеләрне (40 яшьтән башлап) шулай атыйлар

Днокл – классташ

Нуб – нинди дә булса эштә яңа кеше, тәҗрибәсез

Рил ток – чынбарлыкка туры килгән хәбәр, мәгълүмат

Сигма – үз-үзенә ышанган кеше (гадәттә, ир-егет)

Флексить – масаю, мактану

Мәктәп яшендәге балалар тагын нинди тискәре күренешләргә бирелергә мөмкин?

  1. Шутинг
  2. Наркотиклар сатуга чакыру
  3. Деструктив төркемнәр
  4. Токсикомания (сниффинг)
  5. Хәмер эчү

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү