Балаларның яртысыннан артыгы буллингка дучар була. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова белдерде. Искәртик: буллинг – чит тел сүзе, эзәрлекләү, мыскыл итү дигәнгә якын мәгънәне бирә.
Кузнецова сүзләренә караганда, балалар коллективында эзәрлекләнүгә балаларның 55 проценты дучар була икән. Шуларның 39 проценты бу хакта сөйләргә курка. Эчтән генә сызып яши ягъни. «Проблеманың төп бәласе, – ди хокук яклаучы вәкаләтле вәкил, – зурларның баланың нинди дә булса проблемадан интегүен күрергә вакыты, бәлки, профессиональлеге һәм теләге дә җитмидер».
Зурлар дигәннән, буллинг балалар арасында гына түгел, хезмәт коллективларында өлкәннәр арасында да чәчәк ата. Исеме генә башка: моббинг дигән термин белән йөртелә. Ул әле гаиләгә дә күчә. Гаилә тираннарын абьюзерлар дип атыйлар. Дөрес, абьюзерлар гаилә эчендә генә түгел, җәмгыятьнең киңрәк катлауларында да үзләрен рәхәт хис итәләр. Күрәбез, садистлык, тиранлык, җәберләү-кыерсыту күренешләре балалар коллективы белән генә чикләнми, яман шеш күзәнәкләре кебек бөтен җәмгыятьнең яшәү сокларын суыра. Бу Россия проблемасы гына түгел, глобаль бәла. Безнең зыялылар: «Татар башын татар ашый», – дип әйтергә яраталар бит әле. Бу моббингның интеллегенция катлавына тирән үтеп керүен дәлилли. Ә болай «баш ашау» белән шөгыльләнмәгән бер генә халык та юк, бу – интернациональ күренеш. Менә Израильдән хәбәр итәләр: Көч куллану дәрәҗәсен киметү үзәгенең Машав тикшеренү институты белән берлектә үткәргән тикшерүләре соңгы елларда мәктәпләрдә тел белән дә, физик көч кулланып та җәберләүләр саны үсүен, ләкин укытучыларның яртысыннан артыграгы аңа каршы көрәшергә күнекмәләре дә, мөмкинлекләре дә юклыгын таныйлар. Хәзерге либераль җәмгыятьнең кайсы гына илен алып карама, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең мәктәпләрдә дә, хезмәт коллективларында да, гаиләләрдә дә үзара мыскыллашуга һәм түбәнсетүгә корылганын раслаучы күпсанлы мәгълүмат таба аласың.
25 елдан артык мәктәптә эшләгән кеше буларак буллинг проблемасы миңа берникадәр таныш. Әмма мин шундый мәктәптә эшләдем: анда җылы атмосфера хөкем сөрә, балалар арасында, һәм хәтта бала белән укытучылар арасында дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнашкан иде. Яңа гына мәктәпкә кергән орчык буе малайның ир укытучылар җыелып сөйләшеп торган җиргә килеп кул биреп күрешеп китүе табигый санала. Әмма шулай да кайбер балаларның җиңелчә читкә тибәрелүе барыбер күзәтелә иде. Безнең карашка гына җиңелчә, читкә этелгән бала шәхесе өчен фаҗига инде ул. Ләкин менә бу очракта да балалар арасына кысылып хәлне җайлап җибәрү бик катлаулы. Укытучы кулында аның мөмкинлекләре дә чикләнгән. Кыерсытучыны ачуланып җәза бирәсең икән, хәл катлауланырга гына мөмкин, проблема яшерелә һәм тирәнгәрәк кенә китә андый очракта. Аннан соң хәзер балаларга җәза бирү максималь рәвештә катлауландырылды бит инде. Аз гына чикне үтеп китсәң, эшең прокуратурада булырга мөмкин. Моның мисаллары күп. Балалар гына түгел, укытучылар үзләре буллинг объектына әйләнгән мәктәпләр бар. Укытучыга карата бала тарафыннан физик көч куллану очраклары аз түгел. Җәзаның мондый очракта үзенә түгел, корбанга биреләчәген балалар бик яхшы беләләр. Буллингны ике тарафка аерсак, бер якта һөҗүм итүче (агрессор), икенче якта корбан булуын күрәбез. Агрессорларның тантанасы үзләренә җәза булмаячагын аңлауга корылган.
Гафу итегез, мин буллингта аның корбаннарын күбрәк гаеплим. Эзәрлекләнүгә дучар булу – физик җитешсезлекләр проблемасы түгел, күбрәк эчке (рухи) проблема. Физик яктан гарип балалар була, әмма алар кайвакыт үзләрен кыерсытуга аз гына да юл куймыйлар, хәтта лидерлыкка дәгъва итәләр. Димәк, тышкы көчкә караганда, яшерен эчке куәт мөһимрәк роль уйный бу мәсьәләдә. Әти-әни баласын эчке дөньясында куркак һәм кол итеп тәрбияләгән икән, аңа ярдәм итү бик кыен. Куркаклык ничектер кешенең тышкы кыяфәтенә чыга, аны мескенгә әйләндерә. Андыйларны котылгысыз рәвештә җәберлиләр. Курыксаң, эт тешли. Сауганда сыер тибә. Бу юллар авторының сыеры тибүдән зарланган хатыннарга сыер савып күрсәткәне бар. Кул белән. Мин килеп тотынуга сыер тыныч кына тора гадәттә. Хуҗасы сава башлауга, аягын күтәрә, чөнки савучы хатынның куркуы йөзенә чыккан, аннан ниндидер мескен дулкын тарала.
Бу тормышта бик күп имтиханнар биреп карадым мин. Имтиханга куркып керәсең икән, түбән билге аласың. Үз-үзеңне яклый алачагыңны күрсә, имтихан алучы сиңа бәйләнми гадәттә. Мин кызыл диплом алдым, әмма анда берничә «дүртле» бар. Болар – бер дә укымаган-әзерләнмәгән фәннәрнең «дүртле»ләре. Бу хакта сүз озайтып тормыйм, әмма бер нәрсә хак: үзеңне ышанычлы һәм вәкарь белән тотасың икән, гадәттә сиңа бәйләнмиләр. Кимсетелү объектына әйләнгән балага үз дәрәҗәсен аңлата алсаң да нәтиҗә шундый ук. Аның кыерсытучысына бер тапкыр «сдача» бирүе дә җитә кайвакыт. Ул җиңелергә мөмкин, әмма соңгы тапкыр кыйналачак. Юк, сүз барып чыккан садистлар турында бармый. Аларны җиңү бик катлаулы, монысы инде – психиатрлар эше. Гадәти коллективтагы гадәти мөнәсәбәтләр турында гына сөйләшәбез.
Баланы куркак, үз дәрәҗәсен белми торган итеп исә әти-әнисе тәрбияли, мәктәпкә кергәч, кайвакыт укытучылар да үзләреннән өстиләр. Гаиләдә: «Дуңгыз син, булдыксыз, бернигә дә ярамыйсың, ник кенә дип таптым икән сине» кебек сүзләр ишетеп үскән бала котылгысыз рәвештә агрессорлар корбанына әйләнә. Әле әти-әни кул белән дә уйнаса, мәктәптә дә шулай дәвам итүе гаҗәп түгел. Бу вазгыятьне төзәтү бик кыен. Ана карынында ук салына башлаган тәрбия җимешләре белән эш итәбез чөнки. Кыерсытучыларны да әти-әниләр тәрбияли. Бу очракта да гаиләдәге мөнәсәбәтләр җәмгыятьткә күчерелә. Гаиләдә әти-әнинең бер-берсен кыерсытканын күреп үсә икән, бала аны патологик рәвештә үзе килеп эләккән коллективка күчерә. «Оясында ни күрсә, очканда шуны күрә» дигән татар акылы тормышка ашырыла ягъни. Бу әле баланың киләчәк гаиләсендә дә дәвам итәчәк патология. Нигездә башкаларга карата көч кулланып, кимсетеп, үзенең өстенлеген раслаучылар шулай ук мескеннәр алар.
Алар үзләрен кимчелекле (неполноцнный) дип таныйлар һәм шул җитмәүчелекне үзләренең кемнән дә булса өстенлеген күрсәтү аша компенсацияләргә омтылалар. Яхшы киенгән балаларның фәкыйрьрәк гаиләдән чыккан яшьтәшләрен кимсетүләре, отличникларның начар укучылар алдында тәкәбберләнүе киң тарала башлады хәзер. Бала үсмер өстенлегенең үз хезмәте түгел икәнен аңласа, рухи дискомфорт кичерә һәм буллингка бара. Ул белә бит инде, «бишле»не аңа тырышып укуы һәм белеме өчен түгел, әтисе яисә әнисе өчен куялар. «Вөҗдан газабы»н томалау өчен, үзе дә аңламыйча, бүтәннәрне кимсетеп ләззәт алу юлына баса инде кеше, нишләтәсең. Начар укучыларның «ботаник»ларны кыерсытуы формасы да киң таралган. Туктаусыз кимсетелүләр атмосферасында үскән бала көчле шәхес булып формалаша алмый, «шыксыз үрдәк бәбкәсе»нең аккошка әйләнүе сирәк күзәтелә тормышта. Әмма йөрәктә җыелган үчен бер кайтарырга мөмкин. Менә бу соңгысыннан саклану өчен мәктәпләргә сак хезмәте куярга туры килә дә инде.
Без бит ерткычлык, көч куллану культ дәрәҗәсенә җиткерелгән җәмгыятьтә яшибез. Нәфис фильмнар, компьютер уеннары, детектив әсәрләр шул культны пропагандалый. Буллинг балалар арасындагы гадәти үртәшүдән зур җинаятькә кадәр үсә шуңа күрә. Берничә ел элек бер үсмер үзен кыерсытучылар янына әтисе белән барган иде бит. Ерткычлар баланы да, әтисен дә үтерделәр, кесәләрендәге фатир ачкычын алып өйдәге әнинең дә башына җиттеләр.
Әйе, буллингка каршы көрәшү турында бик яхшы язылган китаплар бар хәзер. Аларны интернеттан да табып укып була. Әмма җәмгыятьтәге парадигмаларны үзгәртеп кормыйча торып, садистлык күренешләреннән котылып булмаячак. Бала хокукын яклаучы вәкаләтле вәкил китергән саннар бик зур. Бу сан җәмгыятьнең тирән рухи кризиста булуын раслый.
Рәшит Фәтхрахманов
Фото: Depositphotos/belchonock
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat