Татарстанда яшәүчеләргә ислам динендә балаларга нинди исемнәр бирүнең тыелуын аңлатканнар

“Казан нуры” мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов “ТНВ” сайты мөхәррире белән әңгәмәсендә ислам динендә балаларга нинди исемнәр кушарга ярамаганлыгы турында аңлатып үткән.

Аерым алганда, ислам кыйммәтләренә каршы килүче исемнәр ислам динендә тыелган исемнәр булып тора. Шулай ук балаларга Зевс, Фараон кебек грек мифологиясе исемнәрен, идоллар исемнәрен бирергә ярамый.

Моннан тыш Аллаһы Тәгаләнең танылган 99 исеменең фәкать Аныкы гына булып торуын истә тотарга кирәк. “Мәсәлән Әл-Хәким, әл-Әхәд, әс-Самат, әр-Рәшит” исемнәрен балага кушарга ярамый. Аллаһ исемен буйсынуны аңлатучы “әбде” кушымчасы белән генә бирергә мөмкин”, – дип басым ясап әйткән Наил хәзрәт.

Шулай ук сабыйларга тискәре мәгънәгә ия булган исемнәрне: Иблис, Җәһәннәм, Дәдҗал, Азап, шулай ук гөнаһка күрсәтүче Хәмр, Залим кебек исемнәр кушу тыела. Тарихта мәгълүм булган дингә ышанмаучылар – Әбдеҗәһил, Әбүлахаб кебек исемнәр бирүдән дә сак булырга кирәк.


Фикер өстәү