Рөстәм Миңнеханов Таулы Алтайда “Кыятау” паркы белән танышты

Татарстан Президенты – Алтай Республикасында. Бирегә эшлекле сәфәре кысаларында ул җәмәгать киңлекләре һәм парклар булдыру эше белән танышты. Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин Рөстәм Миңнехановка “Кыятау (Гора Тугая) паркын төзекләндерү” проекты турында сөйләде.  Баксаң, әлеге проект 2018 елда Россия күләмендә уздырылган кече шәһәрләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар бәйгесендә җиңгән икән.

Проект кысаларында Таулы Алтайда Кыятау очында шәһәр халкы һәм туристлар өчен карау-күзәтү мәйданчыгы ачылган. Аны шәһәрдә яшәүчеләр өчен бик яхшы ял итү урынына әйләндерү күздә тотыла. Бу мәйданчыкта очар кош биеклегеннән Таулы Алтайга карап хозурланырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов Алтайның җәмәгать киңлекләрене үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсен югары бәяләде. Ул Татарстанның да җәмәгать киңлекләрен булдыру, парк-скверларны төзекләндерү эше белән актив төстә шөгыльләнүен искәртте. Бу җәһәттән тәҗрибә алышу ике төбәк өчен дә файдалы булыр иде, дигән фикерен җиткерде Президент.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнехановның Алтай Республикасына сәфәре кысаларында төбәк башлыгы Олег Хорохордин белән очрашты, шулай ук сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.


Фикер өстәү