Татар китаплары Алтайга барып җитте

Татарстан китап нәшрияты Таулы Алтайда «Китаплы Таулы Алтай» Беренче Бөтенроссия китап күргәзмә-ярминкәсендә үз басмаларын тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән басмалар арасында балалар китаплары, тарихи әдәбият, татар әдәбияты классикларының һәм бүгенге көндә иҗат итүче авторларның басмалары бар иде.

Күргәзмәнең беренче көнендә нәшриятның стенды янында Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин кунак булды. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин нәшрият тарихы, нәшер ителүче китаплар белән таныштырды һәм төбәк белән хезмәттәшлек итү вариантлары турында фикер алышты. Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин, үз чиратында, тәкъдим ителгән китапларны уңай бәяләде һәм төрки дөньяның килеп чыгышы Алтайда башлана, дип белдерде.

28-29 апрельдә уздырыла торган Бөтенроссия китап күргәзмә-ярминкәсе  М.В. Чевалков исемендәге Милли китапханәдә Россия китап басучылары Ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә һәм ул шәһәрнең барлык китап сөючеләре өчен зур вакыйгага әйләнде. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 30дан артык нәшрият катнаша. Әлеге чара кысаларында түгәрәк өстәлләр, нәширләр, язучылар һәм китап сатучыларның мастер-класслары узачак.


Фикер өстәү