Рөстәм Миңнеханов: «Мьянма – Россиянең Азия-Тын океан төбәгендә һәм халыкара аренада якын һәм ышанычлы хезмәттәше»

Максат файдалы элемтәләрне киңәйтү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянмага эш сәфәре кылды. Файда һәм табыш китерердәй тармаклар, яңа мөмкинлекләр республика җитәкчесе КөньякКөнчыгыш Азия дәүләтендә шулар хакында сөйләште.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов Мьянманың инвестицияләр һәм тышкы икътисади багланышлар министры У Аун Найн белән очрашты. Татарстан предприятиеләренә кабул итүче як оештырган «түгәрәк өстәл» барышында үзләре турында сөйләргә мөмкинлек булды. Сүз уңаеннан, Президент җитәкчелегендәге делегациядә республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «КамАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, «Казан вертолет заводы», «Эйдос-Медицина» оешмасы, «Казан май комбинаты» җәмгыяте вәкилләре бар иде.

Татарстан Президенты республиканың икътисади һәм сәнәгать өлкәсендәге уңышлары турында сөйләде, хезмәттәшлек өчен ачык булган юнәлешләрне барлады.

– Татарстанның нефть химиясе, судно, машина төзелеше тармаклары, җитештерү процессларын автоматлаштыру, сәламәтлек саклау, медицина продукциясе җитештерү һәм фармацевтика препаратлары белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлегебезне киңәйтү өчен мөмкинлек бар, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тагын бер мөһим юнәлеш – цифрлаштыру. Татарстанның бу өлкәдә дә уртаклашыр тәҗрибәсе шактый. Шуңа да Мьянма өчен бу тармакның кызыклы булуын әйтте Президент.

Кабул итүче як министры исә тәкъдим ителгән юнәлешләрдә хезмәттәшлекне оештырырга әзер булуын әйтте. «Татарстан Россиянең иң уңышлы төбәкләреннән санала. Без сезнең белән хезмәттәшлеккә шат булыр идек. Бергәләп эшләрлек күп юнәлешләр күрәбез», – диде У Аун Найн.

Аерым алганда Мьянма вәкилләре Татарстаннан ашламалар китертү, ә республикага дөге җибәрү юнәлешендә хезмәттәшлекне арттыру ниятен белдерде. Татарстан Президенты шундый ук килешүне «КамАЗ» җәмгыяте белән имзаларга кирәклегенә игътибар юнәлтте. Июнь аена тәкъдимне әзерләп бетерергә тиешләр.

Санлы мәгълүматларга килгәндә, Татарстан белән Мьянма арасындагы товар әйләнеше сизелерлек үсештә. 2016 елда үзара сәүдә күрсәткече нибары 1,6 мең доллар гына булса, соңгы өч елда вазгыять уңай якка борылыш алган. 2019 елда – 221 мең, 2020 елда – 237 мең, 2021 елда – 379 мең долларлык сәүдә оештырылган.

Соңрак республика җитәкчесе Мьянманың Дәүләт Административ советы рәисе, Премьер-министр, Мьянма Союз Республикасының Кораллы көчләре баш командующие, өлкән генерал Мин Аун Хлайн белән очрашуда катнашты.

– Мьянма – Россиянең Азия-Тын океан төбәгендә һәм халыкара аренада якын һәм ышанычлы хезмәттәше. Безнең илләр арасында элемтәләр күпьеллык тарихка ия – 2023 елның гыйнварында без Россия – Мьянма мөнәсәбәтләре урнашуга 75 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Президент Мьянма вәкилләрен Казанда көтеләчәк зур чараларга кунак итеп тә чакырды. Сүз «Россия – Ислам дөньясы» икътисади саммиты, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар турында бара.

Генерал Мин Аун Хлайн исә үзенең Казанга 2021 елдагы сәфәрен искә алды. Шул чордан башлап ике дәүләт арасында уңай үзгәрешләр башланганын әйтте.

– Татарстанда чакта мин сездәге химия сәнәгате, туризм тармагы үсеш алуын билгеләп үттем. Медицина җиһазларын җитештерү өлкәсендә мөмкинлекләр бар. Сәнәгать өлкәсе дигәннән, мин КамАЗда булдым. Үз күзләрем белән сезнең завод мөмкинлекләрен күргәч, инженерларга шул хакта сөйләдем. Бу юнәлештә хезмәттәшлек итеп булыр иде, – диде ул.

Моннан тыш Мин Аун Хлайн нефть тармагына бәйле мәсьәләне күтәрде. Мьянмада «кара алтын»лы урыннар бар. Әмма аны эшкәртү эше җайга салынмаган. Татарстан исә бу юнәлештә ярдәмче булыр иде дигән фикердә ул.

Очрашу вакытында Татарстан югары уку йортларында белем алырга теләүче Мьянма халкы өчен квотаны арттыру кирәклеге дә әйтелде.


Фикер өстәү