Тынычлык хакына юлга чыккан сәяхәтчеләр Казанга килеп җитте

Дөньялар тыныч булсын! Әнә шундый теләк белән Владивостоктан юлга чыккан автомобильчеләр Казанга килеп җитте. 

Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе тарафыннан оештырылган автойөреш  «Тынычлык, хезмәт, май өчен!», «Нацизмсыз дөнья өчен!» лозунглары белән уза. 12 апрельдә юлга чыккан катнашучылар ике дистәгә якын 16 шәһәр аша узып, Казанга килеп җиттеләр. Тынычлык хакына юлга чыккан сәяхәтчеләрне Татарстан башкаласында йөзләгән кеше каршы алды.

– Бөек Ватан сугышында бабаларыбызның Җиңүе аркасында, без «нацизм» сүзен бик озак вакыт ишетмәдек. Тыныч һәм тату яшәдек. Бүген безнең митинг «Нацимсыз дөнья өчен!» девизы астында уза. Бу очрашуыбыз махсус операциядә катнашучы гаскәрләребезгә көч бирсен иде. Татарстан һәм бөтен Россия әлеге автойөрешкә теләктәшлек күрсәтә. Бердәмлегебез, көчебез республика һәм илебез үсешенә зур өлеш кертсен иде, – диде Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары, Бөтенроссия профсоюзлар автойөреше җитәкчесе Александр Шершуков җыелган бар халыкка рәхмәт әйтте.

– Монда кемнеңдер кушуы буенча түгел, ә үз карашлары булган, Россиянең Кораллы көчләрен һәм Президентыбызны хуплаган кешеләр җыелды. Бүген илебез катлаулы хәлдә. Безгә каршы икътисади санкцияләр кертеп, социаль киеренкелек китереп чыгарырга тырышалар. Россияне моңарчы да хәрби һәм икътисади юл белән юк итәргә омтылдылар. Без һәрвакыт халыкның бердәмлеге ярдәмендә җиңеп чыктык һәм алга таба да җиңеп чыгачакбыз, – диде ул.

Казанда автоколоннага тагын 7 машина кушылды. Алар Түбән Новгород аша Мәскәүгә юл тотачак. 1 Май – Хезмәт ияләре теләктәшлеге көнендә катнашучыларны Кызыл мәйданда каршы алачаклар. Ә 9 Майда автосәяхәтчеләрне Волгоградта көтәләр.

                                                                                                Ләйсән Сафина


Фикер өстәү