Медицина көллиятләрен һәм вузларын тәмамлап, кечкенә шәһәрләр һәм авылларда эшләүчеләр әлеге программаларда катнашырга мөмкин.
Россия Хөкүмәте “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” дәүләт программаларын киңәйткән. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин белдергән.
Программалар ерактагы, юлсыз территорияләрдә, кечкенә шәһәр-авылларда эшләүчеләргә бер тапкыр түләүне күздә тота. Аларда медицина көллиятләре һәм вузларын тәмамлаган яшь белгечләр катнашырга мөмкин.
Мишустин әйтүенчә, өч еллык бюджетта, һәр елга, шушы программалар буенча барлык белгечләр өчен 6 миллиард сум чамасы түләү каралган.
Ерактагы, юлсыз территорияләрдә эшләгән өчен яшь табибларга – 1-1,5 миллион сум, фельдшер, акушер һәм шәфкать туташларына – 500-750 мең сум бирү каралган. Ерак Көнчыгыш, Ерак Төньяк һәм Арктика төбәкләре өчен бер тапкыр түләү күләме 2 миллион һәм 1 миллион сум тәшкил итә.
Медицина хезмәткәрләре бер тапкыр түләү алу өчен, медицина оешмасы белән килешү төзеп, кимендә 5 ел шунда эшләргә тиеш.