«Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы булачак

29 апрельдә «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак. Әлеге чара бөек шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана. Чараны Г.Кариев театры Казан Мэриясе белән берлектә тормышка ашыра. Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган текстлары яңгыраячак.

Кечкенәдән без Габдулла Тукай турында ишетеп үсәбез, әсәрләрен һәм тормышын өйрәнәбез. Һәркемнең күңелендә Тукай үзенчә чагылыш таба. Ә сезнең күңелдә урын алган Тукай – ул нинди? «100 Тукай» шигъри-хореографик перформансында без бу сорауга җавап табарга ярдәм итәчәк.

Чарада Кариев театры артистлары: Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина, Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Рамил Вафин катнаша. Постановканың режиссеры – Эльдар Гатауллин, хореографы – Елена Музеева. Керү ирекле. Чара «Черек күл» паркында 18.00дә башлана.

 


Фикер өстәү