Биология укытучысы Илгизә Гамбәрова: “Чит илдән кайткан розаларны үрчетеп булмый, ә безнең якныкын була”

Букеттагы розалар бик матур булсалар да, озак сакланмыйлар. Берничә көннән бөреләре дә ачылмаган килеш корыйлар. Күбебез розаларга икенче гомер бирергә теләп, яңадан тамырландырырга тырышабыз. Ләкин күпчелек очракта уңышка ирешә алмыйбыз. Бик тырышсаң, була икән! Моның серен без Балтач районы Пыжмара мәктәбенең биология укытучысы, бакчачы Илгизә Гамбәровадан сораштык.

Пыжмара мәктәбе бакчасында бүләк ителгән розаларны үстерүнең җаен тапканнар. Җәен әлеге чәчәкләр бакчада шау чәчәк атып утыра.

– Моның өчен материалны белеп сайларга кирәк. Чит илләрдән кайткан розаларны үрчетеп булмый, чөнки аларны төрле ашламалар ярдәмендә үстерәләр. Өй шартларында безнең якларда яки бакчаларда үскән розалар гына тамыр жибәрә, – ди Илгизә Гамбәрова.

Розаларның төрләре бик күп. Парк розалары (иске (старинные) розалар, гөлҗимешнең декоратив формалары), чәй-гибрид төрләре, флорибунда. Бу розалардан бик матур букетлар ясыйлар. Ләкин иң матур чәй-гибрид (чайно-гибридная) төренә кергән розаларны тамырландыру бик авыр, менә флорибунда төре уңышлы икән.

Бакчачы әйтүенчә, букеттагы роза чәчәкләренең искермәгән булуы шарт. Әгәр алар 2–3 көн элек киселгән булса, алар тамырланмаячак. Әгәр инде шул көнне киселгән икән, тамыр җибәрү мөмкинлеге арта.

Ел фасылы да зур роль уйный. Иң яхшы вакыт – яз-җәй айлары. Кышын мөмкинлекләр кими.

Үсентеләрне дөрес әзерләү шарт. Роза сабаклары бик яшь тә, бик карт та булмаска тиеш.

– 3–4 бөре калдырып, дөрес итеп үсенте ясыйбыз. Яфраклары булса, аларның яртысын алып атабыз, яфраклары булмаса да ярый. Инструментларның, ягъни секатор, кайчы, пычакның стерильләштерелгән булуы шарт. Әзер үсемлекләрне корневин дигән үсү стимуляторына манып алабыз да әзер туфракка утыртабыз. Туфрак тыгыз булмаска тиеш. Бакча туфрагына ком, черемә кушып ясыйбыз. Үсентене банка яки полиэтилен пленка белән каплап куябыз. Суда тамыр җибәрүе авыррак, алар черергә мөмкин, – ди Илгизә Гамбәрова.

Интернет челтәрләрендә күренгән бәрәңгегә, бананга тыгып үстерү дигән ысуллар уңышка китерми, ди.

Барыгызга да матур розалар үстерергә насыйп булсын!

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү